Акбашта – балалар Сабан туе
Укучы хатлары

Акбашта – балалар Сабан туе

Акбашта балалар өчен бик кызыклы чара – Сабан туе үтте.

Җырчылар, биючеләргә биредә кытлык булмады, тамашачылар да актив иде – һәр чыгышны алкышлап каршы алдылар. “Күңелле нурлар” – иң кечкенәләрнең биюе бигрәк тә әсир итте.

Бәйрәмне оештыручылар (күпфункцияле үзәкнең мәдәният хезмәткәрләре) балалар өчен катлаулы да, кызыклы да булган ярыш-бәйгеләрне күпләп әзерләгәннәр. Кашыкка салып йомырка йөртү, капчык киеп узышу, кул көче сынау дисеңме – берысы да искиткеч кызык һәм мавыктыргыч булды. Уеннарда малайлар да, кызлар да бердәй актив катнашты, берсен-берсе узышып осталыкларын күрсәтте.

Ахырдан, билгеле, иң дулкынландыргычы бүләкләү мизгелләре булды. Берәү дә Сабан туе мәйданыннан буш кул белән китмәде.

Елена БАЛБОШИНА,   сәнгать җитәкчесе.

Рәмзия Сыраева фотосы.