Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

“Ак шәмдәлләр тезеп куярга...”

26 декабрь көнне "Ак тирмә" башкорт клубы Халыклар дуслыгы китапханәсендә Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрына 95 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырды. Шунысы куанычлы, кичәбезгә Лениногорск шәһәреннән дә башкорт дусларыбыз килгән иде. Кунаклар игътибарына "Ак шәмдәлләр тезеп куярга..." дип исемләнгән слайд-презентация тәкъдим ителде.

Театрга багышланган бу кичә Вәлиулла Иманский, Даут Юлтый, Мәкәрим Мәһәди-ев, Вәлиәхмәт Галимов кебек республиканың тәүге театры-
на нигез салган бөек шәхесләребезнең иҗаты белән таныштырудан башланып китте. Шушы еллар дәверендә театр сәхнәсендә 700гә якын спектакль куелган, алар - башкорт, рус һәм дөнья драматургиясе өлгеләре. Бик күп талантлы режиссерлар, рәссамнар, артистлар, композиторлар, театрның кабатланмас елъязмасын булдырып, башкорт халык тарихында тирән эз калдырганнар.
Кичә спектакльдә уйнаган җырчы артистлар Фидан Гафаров, Азамат Гафаров, Светлана Хәкимова башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Чара ахырында тамашачыларга "Яшә, театр!" дип исемлән-гән китап һәм башкорт матбугатында басылган басмалардан күргәзмә тәкъдим ителде. Башкорт театры эшчәнлеген яктыртуны максат итеп куйган бу кичә Башкортстанның халык шагыйре Габделхак Игебаевның театрга багышлап язган шигырь юллары белән тәмамланды.
Яңа биеклеккә чакыргандай,
Тагын бик күп
таңнар атарлар...
Сәхнәбезгә тагын
күкрәп килер
Халык мәхәббәтен
яулап алган
Мөбарәков ише батырлар!
Бурап-бурап
ап-ак кар яуса да,
Шашып котырса да
бураннар,
Язмыш буранына
бирешмичә,
Көртләр ярып
алга барыр әле
Асыл затлар -
Гөлли, Фиданнар!
 
Йөрәктәге
иң саф тойгыларны,
Уй-хисләрне
салдым шигырьгә,
Их, дусларым,
сезнең сукмакларга
Сөю уты булып
балкып янган
Ак шәмдәлләр тезеп куярга!
Әлфирә Әгъзамова,
Халыклар дуслыгы
китапханәсе хезмәткәре.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса