Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Аерылгысыз курчаклар – өмет чаткысы

“Ялкын” социаль приютында “Мәхәббәт һәм ышаныч – ныклы гаилә нигезе” дип исемләнгән бәйрәм-уен программасы оештырылды.

Бәйрәм чарасына приютта тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре чакырылды. Максат исә – уеннар, конкурслар аша гаилә әгъзалары арасында җылы мөнәсәбәт булдыру, бергә эшләгәндә коммуникатив сәләтне, оешканлыкны һәм бердәмлекне үстерү. 


Балалар белән бергә әниләр һәм әбиләр конкурсларда, эстафеталарда актив катнашты, табышмаклар чиште, сорауларга җавап бирде, матур җырлар һәм шигырьләр тыңлады, “Әнинең ярдәмчеләре” дип исемләнгән сәхнә күренешен карады. Чара азагында приют белгечләре гаилә әгъзаларына бергәләп “Аерылгысыз курчаклар” ясарга тәкъдим итте. Кызлар һәм малайлар бик тырышып ясады. Аларның һәркайсы аның көченә ышанып, аның ныклы һәм ышанычлы булуын теләде. 



Анастасия НАТАЛЬИНА, 
директор урынбасары. 
Лариса Ибраһимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса