18 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне
Рәхмәтебез зур Җәйнең ямьле көнендә - 18 июньдә табибларыбыз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан үзебезнең участок табибәсе Алевтина Юрьевна Черновага һәм аның белән эшләүче шәфкать туташы Надежда Михайловна Абалаковага зур рәхмәтләребезне ирештерәсебез килә. Хәзер кеше кешене мактарга ашыгып тормый, табиблар турында да төрлесен ишетергә туры килә. Әмма, сихәт югала...
Рәхмәтебез зур
Җәйнең ямьле көнендә - 18 июньдә табибларыбыз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан үзебезнең участок табибәсе Алевтина Юрьевна Черновага һәм аның белән эшләүче шәфкать туташы Надежда Михайловна Абалаковага зур рәхмәтләребезне ирештерәсебез килә.
Хәзер кеше кешене мактарга ашыгып тормый, табиблар турында да төрлесен ишетергә туры килә. Әмма, сихәт югала башлап, сәламәтлегебез какшап китсә, беренче чиратта, зур өметләр баглап, барыбер табибларга юнәләбез.
Безнең гаилә өчен узган көз һәм кыш шактый ук авыр килде: иремә операцияләр кичерергә туры килде, катлауланулар да булды, өстәвенә улым белән үзем дә грипп белән бик каты авырдык, озак дәваландык. Алевтина Юрьевна шушы озын-кыен айларда безнең турыда кайгыртып, телефоннан да хәлебезне белешеп, кирәкле башка табибларга яздырып, бик игътибар белән күз уңында тотты, дәвалаучыбыз гына түгел, чын киңәшчебез дә булды. Ә шәфкать туташыбыз Надежда Михайловна, кар-буранлы көннәрдә дә өебезгә килеп, хирургия шәфкать туташы вазыйфаларын да башкарды, күрсәтмәләр бирде, җәрәхәтне ничек бәйләргә икәнлекләрне аңлатты. Мондый игътибар, мондый ярдәм авыр көннәрдә аеруча кадерле икән ул.
Без бу игелекле затларга чын күңелдән рәхмәтле. Сайлаган һөнәрләренә чын-чынлап тугры кешеләр, чын докторларлар менә шундый буладыр инде. Аллаһы Тәгалә үзләрен дә сәламәтлектән аермасын, эшләре уңышлы, тормышлары имин булсын.
Ихтирам белән, ШӘВӘЛИЕВлар гаиләсе.
Бөгелмә шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа