“Зәйтүнә” – татар моңы тантанасы
15 март көнне Бөгелмәдә Татарстан Диния Нәзарәте, Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре мөхтәсибәте, Бөгелмә Татар мәдәният үзәге тарафыннан оештырылган "Зәйтүнә" дип исемләнгән III дини мөнәҗәтләр фестивале ТР Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның хәер-фатихасы, Коръән аятьләре укуыннан башланып китте. Эдуард Гафиятуллинның (ул ук алып баручы да) "Идел суы ага...
15 март көнне Бөгелмәдә Татарстан Диния Нәзарәте, Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре мөхтәсибәте, Бөгелмә Татар мәдәният үзәге тарафыннан оештырылган "Зәйтүнә" дип исемләнгән III дини мөнәҗәтләр фестивале ТР Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның хәер-фатихасы, Коръән аятьләре укуыннан башланып китте. Эдуард Гафиятуллинның (ул ук алып баручы да) "Идел суы ага торыр" дигән җырны җаннарны тетрәндерерлек итеп башкаруы олуг чараның бөтен барышына тон биргәндәй булып, бу көнне Бөгелмәдә татар моңы тантана итте.
Быел әлеге күркәм чара, республикабыз чикләрен узып, Оренбург өлкәсенең Әсәкәй, Башкортстанның Кандра авылларыннан килгән талант ияләре белән дә тулыланган иде. Татарстаныбыз төбәкләренең дә киң географиясе чагылыш тапты: Бөгелмә һәм Казан мөнәҗәтчеләреннән тыш, Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Урыссу, Мөслим, Яңа Чишмә, Зәй, Чирмешән, Азнакай, Мамадыш районнарыннан вәкилләр катнашты. Чыгышларны бәяләүче жюри әгъзалары да бик мәртәбәле затлар иде: Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Халыкара конкурслар лауреаты, "Сорнай" ансамбле солисты Илгиз Шәйхразыев, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, ТР Диния Нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова. Чыгышларны бәяләгәндә баллар катнашучыларның башкару осталыгы, мөнәҗәтләрне сайлый белүе, сәхнә костюмнары, үз-үзен тотышларына карап куелды.
Быел жюри әгъзаларына барлыгы 90нан артык чыгышны тыңлап бәяләргә туры килде! Катнашучыларның күплеге номинацияләр артуга да сәбәп булган: аерым башкаручылар - 7 - 12, 12 - 18 яшьлекләр, урта буын вәкилләре, өлкәннәр арасында һәм, шулай ук катнашучыларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып, ансамбльләр арасында да ике номинациядә узды. Хәер, бәйге сүзе шартлы рәвештә генә кулланылды дисәк тә зур хата булмас, чөнки, беренчедән, катнашучыларның берсе дә буш кул белән китмәде (дипломнар, акчалата бүләкләр, "Хузур" нәшриятыннан китаплар, сертификатлар тапшырылды), икенчедән, жюри рәисе М. Галиев билгеләп үткәнчә, төбәкләрне елдан-ел киңрәк колачлый, куәт ала барган фестивальдә катнашу үзе бер бәйрәм булып, анда чыгыш ясау бәхете һәркемгә дә тәтеми: мөнәҗәт әйтүчеләр күп, ә бирегә, кызыксынып-дәртсенеп, арада иң активлары, санаулылары, аеруча талантлылары гына килеп җитә алган. Аларның бу иҗтиһатын Бөгелмә муниципаль район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов та югары бәяләп, рәхмәт сүзләре әйтте. Бөгелмәнең мөнәҗәтчеләрне алдагы елда да көтеп калуын әйтте.
"Зәйтүнә" фестиваленең югары дәрәҗәдә узуын Марат хәзрәт Мәрданшин да, Миңгол әфәнде Галиев тә билгеләп үттеләр. Бу очракта чиксез рәхмәт сүзләре бәйрәмне оештыручыларга һәм иганәчеләргә тиеш: төрле җирләрдән ерак араларны якын итеп килгән йөзләгән катнашучыларны һәм кунакларны (төрле районнарның имам-мөхтәсибләре, аларның урынбасарлары, җанатарлар һәм тамашачыларны һ.б.) каршы алу, алты сәгатькә сузылган чарада оештырып тоту, бүләкләр һәм кызыксындыру призларын әзерләү, тапшыру, җирле һәм ТНВ телевидение каналлары эшенә булышлык күрсәтү, соңыннан сәфәрчеләрнең тамакларын туйдырып, кайтыр юлга исән-имин озату һәм гади тамашачы, хәтта катнашучы күзенә дә чалынмаган башка күп төрле четерекле мәсьәләләрне хәл итү - барысы да тиешле дәрәҗәдә иде. Сүз уңаеннан, фестивальнең матди ягын тәэмин итүгә өлеш керткән иганәчеләрнең һәммәсе дә диярлек беравыздан үзләренең исем-фамилияләрен атамауны үтенгәннәр, Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен үзләренә.
Инде бәйге-фестивальнең эчтәлегенә килгәндә, чыгышларның һәрберсеннән алган тәэсирләр турында аерым-аерым күп нәрсә сөйләргә мөмкин булыр иде: һәркемнең ныклы әзерлек белән килгәнлеге сизелә. Мәдәният үзәгенең ишеген ачып керүгә, сәхнәдә үзенә күрә имтихан тотачак мөнәҗәтчеләрне генә түгел, гади тамашачыны да дулкынландыргыч халәт чолгап ала, кардәшләребезнең бер-берсенә ихтирамлы мөгамәләсе, нурлы бер рәшә булып, һәркемнең йөзендә чагылыш таба. Бәйгенең балалар чыгышларыннан башланып китүе дә күңелдәге рәхәтлекне көчәйтеп җибәрде. Нәни кызчыкның: "Укы Коръән, әйт салават, ул бит безгә бик кирәк", - дип сабыйларча ихласлык белән кабатлавы кемнең дә күңеленә нәсыйхәт булып керерлек иде шул. Ә инде Бөгелмә районы Карабаш бистәсеннән Ильяс Минһаҗевның, шулай ук Лениногорск районы Түбән Чыршылыдан Диана Галиеваның, Зәйдән Илгизә Галиуллина һәм башкаларның мөнәҗәтләрне матур тавыш белән, бөтен мелизмнарын җиренә җиткереп көйләүләре ирексездән "сөбханалла, бу балалар моны матур тавышлы булып, җырлый белгәнгә генә түгел, ә чын-чыннан иманлы бала булганга шулай башкаралар бит" дигән уйга этәрде.
Яшьләр һәм урта буын башкаручылар арасында беренче чиратта ир-егетләрнең күплеге һәм аларның башкару осталыгы бер башка югары булу игътибарны җәлеп итте. Гаҗәп түгел, алар, нигездә, Казаннан килгән Рәсәй Ислам университеты һәм "Мөхәммәдия" талиблары иде. Сүз уңаеннан, бу егетләр узган елдагы кебек быел да тәнәфесләр вакытында күмәкләп, дуэт, яисә трио булып та төрекчә, гарәпчә чын илаһи мәкам белән мөнәҗәтләр көйләделәр, салаватлар әйттеләр, аятьләр укыдылар. Безнең шартларда әле кайда шундый чын Коръән авазларын тыңлар идең (язмалар тыңлау да тәэсирле, ә монда - тере тавыш!), егетләр күңелләр хушланганчы сәхнәдә булдылар, йөрәкләрне сафландырдылар, алар чыгышларыннан агылган илаһи энергияне сүз белән әйтеп аңлата торган түгел. Шуңа да быел "Зәйтүнә" тамашачылары арасында махсус аларны тыңларга өмет итеп килүчеләр дә бар иде. Афәрин үзләренә! Быел шулай ук Казаннан "Хыял" ансамбле, берничә дуэт составында чыгыш ясаган кызларның да мөнәҗәтләре бик ягымлы яңгырады, күңелләрне хушландырды. Сизелеп тора, дини әзерлекле мөнәҗәтченең сәхнәдә үз-үзен тотышы да, ихласлыгы да аерылып тора.
Өлкәннәр арасындагы чыгышлар төрлелеге белән үзенчәлекле булды. Монда Гөлгенә Авзалова, Фәния Сухова (Бөгелмәдән), Гаҗибә Миңлебаева (Лениногорск), Илсур Әюпов (Зәй) һ.б. кебек үзешчән артист буларак, гомерләрен сәхнә белән бәйләгән затлар да, күңел таләбенә буйсынып, кем әйтмешли, "үзе өчен генә" мөнәҗәт әйтүчеләр дә бар иде. Әмма "үзе өчен генә" дию аларның башкару осталыгын, тавышын, моңын һич кенә дә киметми, киресенчә, гадилеге, "безнеңчә" булуы белән йөрәкләргә тагын да тәэсирлерәк үтеп керүе белән аерылып тора иде.
Ансамбльләр башкарган мөнәҗәтләр (барлыгы дистәдән артык чыгыш) төрлелеге, унисонга, берничә тавышка башкару осталыгы белән генә түгел, башкаручыларның сәхнә киемнәре затлыдан-затлы булуы белән дә игътибарны җәлеп итте.
Фестивальдә иң сөендергәне, әлбәттә, яшьләрнең күплеге. Катнашучылар арасында да, тамаша кылырга килүчеләр арасында да бу шулай. Бүгенге шашкын тормышта, хак асыл кыйммәтләрнең бәясе тиешенчә бәһаләнмәгән, күбесенең кадере тоныкланган вакытта "Зәйтүнә"нең тәрбияви әһәмияте әйтеп бетергесез зур һәм көчле. Беренчедән, милли-тарихи мирасны барлау җәһәтенә кагыла бу - туксанлап чыгышта кабатланган мөнәҗәтләр алай ук күп булды дип әйтмәс идем. Икенчедән, яшьләребез ул җыруларны өйрәнгәндә эчтәлегенә игътибар итми калмый ләбаса. Ә анда киселгән манаралар "ялваруы" кебек җәмгыяви-сәяси аспекттан башлап, ялгыз ана әрнешүе, бала белән ана арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр кебек социаль-әхлакый вәзгыять тә чагылыш тапкан, шулай ук дингә өндәү, кеше булырга чакыру да бар. Тагын шунысы да игътибарга лаек, халкыбызның җәүһәрләрен таныган, аның тирән моңын, аһәңен тоеп, үзе җырларга өйрәнгән балаларда чын сәнгатькә мәхәббәт, югары зәвык тәрбияләнә, алар инде сәхнә шоу-тамашаларындагы "шаккатыризм"нарга бик талымлы булалар. Бу хакта Миңгол Галиев тә, Марат хәзрәт Мәрданшин әйтеп үтте.
Узган елгы фестивальне йомгаклап, жюри рәисе Миңгол Галиев болай дигән иде: "Ил яшәве - моң белән. Быел яшьләрнең күплеге һәм аларны югары дәрәҗәдәге чыгышлары, чын мәгънәсендә, милләтебезнең киләчәге өметле икәнен күрсәтә. Димәк, ил яши, башка халыклар яши дигән сүз, чөнки татар милләте дөньядагы барлык милләтләргә таяныч бит ул". Быел да фестивальгә йомгак ясаганда шул фикерне куәтләде: "Инде традициягә әверелгән һәм төбәкара мәйдан яулаган "Зәйтүнә" фестивале - татар моңын күтәрү, аның тәрбияви әһәмиятен, тәэсир көчен күрсәтү өчен башланган биниһая олы эш ул. Мондый моң бәйрәмендә булырга туры килгән һәрбер милләт вәкиле: "Менә нинди халык бит ул татарлар!" - дип әйтерлек булсын".
Әйе, үткәрелә башлавына әле өч кенә ел булса да, чыннан да, киң колачлы, традицион моң бәйгесенә, моң тантанасына әверелеп тә өлгерде "Зәйтүнә"без. Быелгы нәтиҗәләр күрсәткәнчә, алдагы елларда инде фестивальдә катнашучыларны сайлап алу туры аша уздырырга кирәклеге ачыкланды. Димәк, сан һәм географик күрсәткечләр ягыннан гына түгел, чыгышлар сыйфат ягыннан тагын да югарырак дәрәҗәле булачак, татар моңының абруен күтәрүгә тагын бер этәргеч булачак дигән сүз.
Руслан Йосыпов, Рафис Сәйфуллин фотолары.
Бөгелмә шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа