Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә # ЗУРГАИЛӘУЕННАРЫ үтте

Без һәрвакыт әзер! Рухи күтәренкелек ата-аналарда да, балаларда да сизелә. Бөгелмәнең 8 гаиләсе күмәк рәвештә беренче тапкыр ГТО нормаларын тапшырды. "Җиңү" дип, атлыгып ук тормасалар да, алар яхшы нәтиҗәләргә өмет итте. Югары күрсәткечләргә ирешкән Булушевлар гаиләсе Бөгелмә данын "Бөтен гаилә белән хезмәт һәм оборонага әзер" зур гаилә уеннарының республика этабында...

Без һәрвакыт әзер! Рухи күтәренкелек ата-аналарда да, балаларда да сизелә. Бөгелмәнең 8 гаиләсе күмәк рәвештә беренче тапкыр ГТО нормаларын тапшырды. "Җиңү" дип, атлыгып ук тормасалар да, алар яхшы нәтиҗәләргә өмет итте. Югары күрсәткечләргә ирешкән Булушевлар гаиләсе Бөгелмә данын "Бөтен гаилә белән хезмәт һәм оборонага әзер" зур гаилә уеннарының республика этабында яклаячак.

Күңелдә - дәрт, беләктә - көч, хыялда - җиңү. Башкача мөмкин дә түгел! Спорт белән дус бу сигез гаилә - үз мәктәпләренең горурлыгы. Алар "Хезмәт һәм оборонага әзер!" булуларын инде дәлилләгән. Хәзер үзләрен зур гаилә уеннарының беренче муниципаль этабында сынап карамакчылар.

- "Бөтен гаилә белән хезмәт һәм оборонага әзер" зур гаилә уеннары ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән оештырыла. Минемчә, бу бик кирәкле чара. Беренчедән, сәламәт тормыш рәвешен алга сөрәбез, икенчедән, гаилә байлыкларын саклап калуга өлеш кертәбез. Бездән сезгә бары бер теләк: бүгенге спорт ярышыннан барыгыз да зур канәгатьләнү хисләре алыгыз! - дип, мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эше буенча урынбасары Альбина Әсәдуллина зур гаилә уеннарына старт бирде.

Зур гаилә уеннарында сынау төрләре

* Баскан хәлдә туры авышу

* Урыннан ераклыкка сикерү

* Электрон коралдан ату

* Гәүдәне күтәрү

* Турникта тартылу

* Идәнгә капланып яткан хәлдә кулга таянып гәүдәне күтәрү (отжимание)

Уеннар башланып китүгә, һәр гаиләдә бер лидер билгеләнде. Аптырыйсы түгел, бу - әниләр. Алар командаларын оештырдылар, һәрберсе өчен көч бирделәр, тынычландырыр һәм юатыр өчен сүз дә таптылар. Михайловлар гаиләсенең ышанычлы тылы - Алёна. Ире Денис белән малай һәм кыз үстерәләр. Алар 12нче мәктәпнең үрнәк гаиләсе: актив, тату, спорт белән дус! Күренә дә, судьяларның нәтиҗә таблицасында - алдынгылар.

- Без мәктәптә укыганда ГТО нормаларын әле үти идек. Шунысына куанам, яшьли физик тәрбия алып үстек. Ә менә безнең балаларны чаңгыга басарга, яисә тимераякта шуарга бик озак үгетләргә кирәк. Әлбәттә, җиңүгә өмет итәбез! Көчтән килмәсә, спортта үзебезнең гаилә әгъзалары арасында булса да, рекорд куярга тырышырбыз, - ди Алёна Михайлова.

Булушевлар - күпбалалы гаилә. Иң кечкенәсенә бары берничә ай. Кызлары - Эвита һәм уллары - Чыңгыз 2нче лицейда укыйлар. Әтиләре кебек үк алар да физик яктан чыныгып үсә. Гаилә башлыгы Тимур Шамил улы ат спортына өстенлек бирә. Хатыны Лилия Әнис кызы, декрет ялында булуга карамастан, бик теләп зур гаилә уеннарында катнашты.

ГТО комплексының баскычлары

I баскыч: 1-2 класслар (6-8 яшь);

II баскыч: 3-4 класслар (9-10 яшь);

III баскыч: 5-6 класслар (11-12 яшь);

IV баскыч:7-9 класслар (13-15 яшь);

V баскыч: 11 класс, урта һөнәри белем (16-17 яшь)

VI баскыч: 18-29 яшь;

VII баскыч: 30-39 яшь;

VIII баскыч: 40-49 яшь;

IX баскыч: 50-59 яшь.

Зур гаилә уеннарына "сайланганнар" гына эләкте. Ярыш таләбе буенча әти-әниләрнең яше 49дан артмаска, гаиләдә мәктәп яшендә ике, яисә аннан да күбрәк бала тәрбияләнергә тиеш. Шулай да чыгарма ясадылар. Костиннар гаиләсендә әти урынына бабай ГТО нормаларын үтәде. Ул инде илледән өстә. Шуңа күрә комплексны IX баскыч буенча бәяләделәр.

- Әти-әниләребез белән горурланам. Сынатмыйлар! Алар яшь буынга яхшы үрнәк күрсәтә. Гаиләләр, әлбәттә, ярышка физик яктан төрле әзерлек белән килгән. Ир-егетләрнең кайберләре турникта авыр тартыла, хатын-кызлар төз атарга күнекмәгән. Моның сәбәбе - даими физик күнекмә булмауда, - ди зур гаилә уеннарының баш судьясы Олеся Григорьева.

"Зур гаилә уеннары" проекты Татарстанда беренче февральдән башланып китте.

Аның кысаларында, "Без бергә" балаларның халык иҗатына нигезләнгән рәсем сәнгать

фестивале, "Россия сувенирлары" декоратив-сәнгать иҗаты конкурсы,

"Туган як киңлекләре" фотоконкурсы, шулай ук "Хезмәт һәм оборонага әзер!"

спорт фестивале үткәрелә.

Бөгелмәдә соңгысына аеруча зур әһәмият бирделәр. Шәһәрдә "Зур гаилә уеннары"ярышының хөкемдарлар коллегиясе төзелде. Аның составына физкультура укытучылары керде. ГТО нәтиҗәләрен беркетмәгә теркәп бардылар. Бу күрсәткечләр http://www.gto.ru/ сайтында катнашучыларның шәхси кабинетында теркәләчәк.

- Яхшы нәтиҗәгә ирешүчеләргә югары билгене 2-3 айдан соң гына тапшыра алачакбыз. Боерыкка РФ мәгариф министры кул куя. Җиңүгә ирешүчеләрне Бөгелмәдә тантаналы чараларда бүләкләү матур гамәлгә кереп китәр,дип уйлыйм, - ди мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эше буенча урынбасары Альбина Әсәдуллина.

ГТО комплексын югары нәтиҗә белән 6нчы мәктәптән Костиннар гаиләсе үтте. Алар - беренче урында. Икенче урында - 2нче лицейдан Булушевлар гаиләсе. 13нче мәктәптән Заһретдиновлар (Загретдиновы) - өченче. Бөгелмә данын республика ярышларында Булушевлар гаиләсе яклаячак.

Алсу МӨКАТДӘС.

А.Әсәдуллина һәм А.Мөкатдәс фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса