Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Үзсаклану режимы ничек үтәлә?

Тәртип сакчылары бөгелмәлеләрнең үз-үзеңне изоляцияләү режимын ничек үтәүләрен тикшерү максатыннан, махсус рейд үткәрде.

8 май көнне, Россия Федерациясе территориясендә, атап әйткәндә, Бөгелмә   шәһәрендә коронавирус йогышы таралуны кисәтү һәм бөгелмәлеләрнең мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәвентикшерү максатыннан, полиция хезмәткәрләре шәһәр урамнарында рейд үткәрделәр. Барлык тикшерүдә катнашучыларга да шәхси саклану чаралары – бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм перчаткалар бирелде. 
Рейд барышында хокук саклау органнары хезмәткәрләре үзизоляция кагыйдәләрен бозучыларны ачыклады. Берничә сәгать эчендә полицейскийлар 500дән артык кешене һәм 300 автомобильне тикшерәләр һәм 60тан артык административ беркетмә төзиләр.  

 

– Без урамнарда булган гражданнарны да, предприятиеләрдә эшләүчеләрне дә тоташка тикшерү алып барабыз. Хокук бозулар бар икән, штрафлар да салыначак, – дип хәбәр итәләр хокук саклау органнарында. 


Оператив штаб мәгълүматлары буенча. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса