Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә Бөгелмә мөхтәсибәте бүлекләре җитәкчеләре һәм имамнар җыелышы үтте

Үзәк мәчеттә Бөгелмә мөхтәсибәте бүлекләре җитәкчеләре һәм имамнар җыелышы үтте. Чараның төп темасы Корбан бәйрәменә нәтиҗә ясауга кагылышлы иде. Изге көннәрдә шәһәр һәм район җитәкчеләре исеменнән 5 баш мөгезле эре терлек корбан итеп чалынган һәм 600 мохтаҗ гаиләгә, "Ялкын" социаль приютына, "Яңарыш" тернәкләнү үзәгенә, тору урыны булмаучылар үзәгенә, социаль-тернәкләндерү бүлегенә...

Үзәк мәчеттә Бөгелмә мөхтәсибәте бүлекләре җитәкчеләре һәм имамнар җыелышы үтте.

Чараның төп темасы Корбан бәйрәменә нәтиҗә ясауга кагылышлы иде. Изге көннәрдә шәһәр һәм район җитәкчеләре исеменнән 5 баш мөгезле эре терлек корбан итеп чалынган һәм 600 мохтаҗ гаиләгә, "Ялкын" социаль приютына, "Яңарыш" тернәкләнү үзәгенә, тору урыны булмаучылар үзәгенә, социаль-тернәкләндерү бүлегенә таратып бирелгән. "Мәгърифәт", "Сукырлар җәмгыяте", "Сугыш елы балалары", "Ак Калфак", "Дуслык" клублары да корбан итеннән авыз иткән.

Бәйрәм чорында шәһәрнең үзәк мәчетендә терлекләрне сатып алу һәм корбанга чалу мөмкинлеге тудырылган.

Җыелыш вакытында шулай ук Бөгелмә шәһәре һәм районы мәчетләре имамнарының чыгышлары тыңланды. Мәсәлән, Кодаш авылында 80 кеше өчен хәйрия ашы әзерләнгән. Татар Димскәе авылында итне мәктәпкә һәм балалар бакчасына биргәннәр. Районның барлык мәчетләрендә дә мотаҗларны һәм мәчеткә килүчеләрне сыйлау оештырылган.

"Ирхәм" мәчетендә балалар өчен бәйрәм гөрләгән. Моннан тыш, имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт Хөснетдинов тикшерү изоляторында булып, тоткыннарга ит, җиләк-җимеш, яшелчә, тәм-томнар тапшырган. Рамил хәзрәт "Мәгрифәт", "Дуслык", "Ак Калфак" клублары оештырган Коръән ашларында да катнашкан.

Имам-мөхтәсиб нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен барлык имамнарга рәхмәтен җиткерде һәм алдагы эшләрендә дә уңышлар теләде. Ахырдан, чара катнашучылар барысы да Үзәк мәчет пешекчеләре әзерләгән тәмле төшке аш ашадылар.

Үзәк мәчет юллаган мәгълүматлар буенча Ләйсән Йосыпова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса