Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Әзерлек бара

Шәһәребездә "Мәңгелек дан" мемориалын реконструкцияләү эшләре тулы куәткә бара. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов бу эшне аерым контрольдә тота, Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнар турындагы истәлек комплексында эшләрнең ничек барышын даими күзәтеп тора.

Хакимиятнең матбугат хезмәте.
Мемориалны реконструкцияләүгә республика бюджетыннан 25 миллион сум акча бүленгән. Илдус Касыймов ул акчаның кышка кадәр үзләштерелеп бетәргә тиешлеген подрядчыларның исенә төшерде.
- Ноябрь аенда сез инде бөтен эшне төгәлләгән булырга тиеш, - диде башлык подряд оешмасы җитәкчесенә. - Һәрбер эшне төгәл график буенча алып барыгыз.
Подрядчы оешма - "Стройсервис" җәмгыяте эшчеләре мемориалны тышлау, барельефны алыштыру, брусчатка салу, каһарманнар аллеясын яшелләндерү, бакча рәшәткәләрен яңарту белән мәшгуль. Советлар Союзы Геройларының бюстларын инде реставрациялиләр - алар бронзадан булачак. Аллеяда каһарманнар өчен яңа урын әзерлиләр.
Шушы көннәрдә төзүчеләр Мәңгелек ут баскычларын реконструкцияләүгә керешәчәк. Самолётны реставрацияләү дә планга кертелгән. Мемориаль комплекс территориясендәге агачлар калачак, бары тик бик картайганнары гына "Горзеленстрой" белгечләре ризалыгы белән киселгән. Көзен исә Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында биредә яшь үсентеләр утыртылачак.
"Мәңгелек дан" мемориалында эшләрнең барышы белән танышкач, И. Касыймов 1 нче урта мәктәпкә юл тотты. Бусы - "Доступная среда" программасына кергән объект. Биредә мөмкинлекләре чикле ике бала белем ала. Алар өчен пандуслар эшләнә, бәдрәф, юыну бүлмәсе көйләнә. Бу эшләрне "СУАР-Актив" җәмгыяте төзүчеләре башкара. Шул ук прог-рамма кысаларында алар әле тагын ике уку йортында - 13 нче урта мәктәптә һәм 10 нчы коррекцион мәктәптә ремонт эшләре башкарачак. Моның өчен 8 миллион сумнан артык акча бүленгән. Гомумән алганда исә, әлеге программа кысаларында шәһәр һәм район өчен республика бюджетыннан барлыгы 13 миллион сум бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса