2015 ел ил күләмендә Әдәбият елы буларак билгеләнде. Шуңа күрә быел әдәбиятка багышланган зур күләмле чаралар үткәреләчәк.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
30 гыйнвар көнне шәһәребезнең үзәк китапханәсендә Әдәбият елына багышланган тәүге очрашу узды, "Безгә күптән таныш булган каеннар" дип исемләнгән иде ул. Анда китап сөючеләр ут-күршебез булган Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче Әсгать Сәхап улы Салахов белән якыннан аралаштылар.
Проза һәм публицистика өлкәсендә иҗат итүче Әсгать Салахов татар әдәбиятында узган гасырның 90 нчы еллар ахырында күренә башлый. Вакытлы матбугат битләрендә аның "Аккан сулар" хатирә-повесте басылып чыга. Аннан соң "Балыкчы малайлар" хикәясе, Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтен төзәтү эшләрендә катнашканнар истәлегенә багышланган "Соңгы вальс", "Каеннар юлы", "Көт син мине" повестьлары белән әдәбият яратучылар арасында киң таныла. Үзе әйткәндәй: "Күп язмыйм, әмма хикәя-повестьларымда барысы да тормыш-чынбарлыктан алынган, үз күзләрем белән күргәннәрне тасвирладым". Шуңа күрә авторның әсәрләре тормышчан һәм укучыны җәлеп итәдер дә инде.
Әдип 1935 елның 5 гыйнварында Әлмәт районы Елховой авылында дөньяга килә. Язмышы "сугыш чоры балалары"ныкы кебек фаҗигале дә, катлаулы да. Әрнү-сыкрау белән үткән балачак, тырышлыгы, үҗәтлеге белән белемгә омтылуы, шулай итеп туган халкына хезмәт итү юлына басу. Сугыш башланганда аңа нибары алты яшь була. Әтисе Сәхап абый сугышның беренче көннәрендә үк һәлак була. Ә Бөек Ватан сугышы башланырга өч ел элгәрәк,
1938 елда гаиләнең төп терәге булган бабасы Салахны авылда вакытлыча мулла вазифаларын башкарганы өчен, "колхозлашуга каршы агитация алып барганы өчен" дип, кулга алалар. Озак тотмыйлар бабасын: Бөгелмә төрмәсендә "өчлек" карары белән атып үтерәләр.
Авылның башлангыч һәм җидееллык мәктәбендә белем ала Әсгать. Респуб-ликада "кара алтын" табу көннән-көн арта бара. Күп кенә яшьләр гомерләрен әлеге өлкә белән бәйли. Әсгать тә Әлмәттә бораулаучылар әзерләүче мәктәптә укый, аннан Баулыда буровойда эшли. Булачак язучы нефть чыгаручылар арасында кешеләр язмышын өйрәнә, киләчәктә язылачак әсәр-ләренең геройлары белән иңгә-иң торып эшли.
Әсгать Салах Әлмәт шәһәрендә 1990 елда татар телендә нәшер ителә башлаган беренче мөстәкыйль "Әлмәт таңнары" газетасын оештыручы һәм аның баш мөхәррире булып та тора. Милләтебез тәрәккыте өчен иҗтиһат иткән Әсгать ага Салах "Татарстан Рес-публикасының атказанган мәдәният хезмәткәре", 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып җитешә.
Әсгать ага Салах очрашуга килүчеләр белән җылы мөгамәләдә булды. Күп сорауларга җавап бирде ул. Очрашу соңында китапханә хезмәткәрләре әдипне әле күптән түгел генә үткән олы юбилее белән тәбрик иттеләр, истәлеккә бүләкләр тапшырдылар.