Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Зеленая Рощада “Туган як киңлекләре” дигән картиналар күргәзмәсе ачылды

Экспозициядә рәссамнар Яков Лукьяненко һәм Эдуард Газизуллинның 43 авторлык эше тәкъдим ителгән.

Халыклар бердәмлеге көнендә Зеленая Роща авыл клубында “Туган як киңлекләре” дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә рәссамнар Яков Лукьяненко һәм Эдуард Газизуллинның 43 авторлык эше тәкъдим ителгән.

Тантаналы кичәдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова сәламләде.

Бөгелмә районы талантлы рәссамнарга бай. Туган табигатьнең матурлыгы күргәзмәдә тәкъдим ителгән әсәрләрдә искиткеч гүзәл булып ачыла, – дип билгеләп үтте Ольга Плеханова сәламләү сүзендә.

– Безнең районда беренче тапкыр авыл җирлегендә рәссамнар эшләре экспозициясе ачылды. Зал 40тан артык кешене сыйдыра алды. Зеленая Роща территориясендә, Татарстан һәм илнең башка төбәкләре рәссамнарын чакырып, җәйге яки көзге пленэр ясау тәкъдиме дә бар, – дип шәрехләде рәссам Я. Лукьяненко.

Барлык   пейзажлар да рәссамнар тарафыннан натурадан карап ясалган.   Аларның һәркайсысы безне еракка – балачак һәм яшьлек иленә алып китә, җылы хатирәләр уята. Осталарның һәрберсенең эше, полотнога бер күз салу белән, җанны җылыта, бу гаҗәеп талант һәм югары осталык турында сөйли.

Күргәзмә Зеленая Роща авыл мәдәният йортында 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса