Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Бөгелмә районы халкы сәламәтлеген ныгыта

Кояш кебек балкып торган биналар сафына районыбызда тагын ике объект өстәлде - Зеленая Роща белән Ефановка авылларында яңа фельдшерлык-акушерлык пунктлары (ФАП) ачылды. Әлеге уңайдан авылларда, чын мәгънәсендә, бәйрәм оештырылды. Тантанада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин, Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш...

Кояш кебек балкып торган биналар сафына районыбызда тагын ике объект өстәлде - Зеленая Роща белән Ефановка авылларында яңа фельдшерлык-акушерлык пунктлары (ФАП) ачылды. Әлеге уңайдан авылларда, чын мәгънәсендә, бәйрәм оештырылды. Тантанада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин, Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Нураддин Ахундов, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов катнашты.

Фәнис Вәгыйз улы искәрткәнчә, Бөгелмә районы Татарстанда тормышка ашырылучы республика программаларының барысында да диярлек катнаша. Әлеге ФАП төзү дә нәкъ менә Президентыбыз инициативасы белән гамәлгә кергән программа нигезендә башкарылды. Зеленая Роща авылында медицина пункты кибет урнашкан бинада эшләгән икән.

- Бу бина иске, түбәсенә капиталь ремонт кирәк иде. Җитмәсә, әле ул арендага алынган урын. Яңа бинага исә медицина сферасы үзе хуҗа, - ди авыл җирлеге башлыгы Николай Бородин.

Аның сүзләренчә, авылның әлеге урамында шушындый мәһабәт бина калкып чыккач, тирә-ягында да төзелешләр башланыр дигән өмет бар. Авыл халкы да ФАПка сөенеп туя алмый.

- Без инде медицина пуктының эчке ягын да карап-күреп өлгердек, бик матур, бик кирәк иде. Әле менә дарулар да сатылса, бигрәк тә әйбәт булыр иде, - диде Зеленая Роща авылында яшәүче Александра Шипилова.

Бу сорауга баш табиб урынбасары Нураддин Ахундов урында ук ачыклык кертте:

- Даруларны, кирәкле препаратларны сез фельдшерлар аркылы заказ биреп кайтара аласыз. Ә кискен очракларда ярдәм итәргә препаратлар ФАПта җитәрлек күләмдә бар, - диде ул.

Зеленая Роща фельдшерлык-акушерлык пункты өч авылга эшли - Яңалиф, Надеждино һәм Зеленая Роща үзе. Халык саны барлыгы - 860 кеше. ФАП мөдире Екатерина Барнатович әйткәнчә, нигездә, халыкка профилактик, патронаж хезмәте күрсәтелә:

- Менә хәзер гриппка каршы прививкалар да ясый башладык. Өйдән-өйгә дә йөрибез, халык үзебезне көтеп тора. Дару белән генә түгел, яхшы караш белән дә дәвалыйбыз, - ди ул.

Ефановка авылында исә элеккеге ФАП санитар нормаларга туры килмәгән бүлмәдә эшләгән.

- Әле ярый, бер генә дә гадәттән тыш хәл булмады, - ди 38 ел инде шушы авылда иң баш медицина хезмәткәре вазифасын башкаручы ФАП мөдире Нина Варенова. - Суы кермәгән, канализация юк, соңгы вакытта инде җылылыкны да өзгәннәр иде. Шундый шартларда эшләдем. Ә бу бинага эшкә килүе - үзе бер бәйрәм. Кызганыч, яшем генә олыгайды, бик озак эшләп булмас инде, - дип шаярта Нина Григорьевна авылдашларының "Эшлисең әле, эшлисең!" - диюенә.

Ефановка авылы кечкенә, халык саны 150дән әз генә артып китә, шулай да медицина ярдәменнән беркем дә мәхрүм калырга тиеш түгел.

Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Нураддин Ахундов Зеленая Роща һәм Ефановка авыллары халкына - сәламәтлек, аларның ФАПларга бары тик профилактика чарасы буларак кына мөрәҗәгать итүләрен теләде, ә медицина хезмәткәрләрен яңа, уңайлы һәм матур эш урыннары белән тәбрикләде.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса