Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Заводка эшче куллар кирәк

Төрле белгечлекләр буенча эш эзләүче 200ләп кеше 15 декабрь көнне Бөгелмә электр насослары заводына җыелды. Бу көнне "БЭНЗ" ачык акционерлык җәмгыяте, мәшгульлек үзәге белән берлектә һәм Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ярдәме белән, "Эш бирүче көне" үткәрде.

Рәзилә ШАКИРОВА.
А.Шакирова фотосы.

Завод җитештерә торган продукция күләме соңгы ике елда ике тапкырдан артып китте. 2012 елга бурыч - кимендә 1 миллиард 100 мил­­лион сумлык продукция җитештерү. "Шуңа күрә дә безгә квалификацияле белгечләр, эшче куллар кирәк", - диде җәмгыятьнең эшләүче персонал белән идарә итү директоры Эльмир Гыйльманов очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Җыелган кешеләр алдында Бөгелмә мәшгульлек үзәге директоры Илһам Минһаҗев чыгыш ясады. Ул заводның кырыс көндәшлек шартларында да уңышлы гына эшләп килүен, яңа төр продукцияләр җитештерүне үзләштерүен, шул рәвешле шәһәр һәм район халкының социаль иминлеген тәэмин итүен дә билгеләп үтте.

Профком рәисе Сергей Сазонов кол­лективның профсоюз тормышы турында сөйләде, 2012 елга Коллектив килешүнең төп нигезләмәләре һәм предприятиенең социаль сәясәте белән таныштырды.

Очрашуга килүчеләр өчен "БЭНЗ" җитеш­терә торган продукция турында махсус күр­гәзмә һәм слайд-шоу оештырылган иде. Моннан тыш, алар үзләрен кызыксындырган сорауларга да белгечләрдән төпле җаваплар ишеттеләр.

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы урынбасары Альбина Шаһиева әлеге чараның киң колач белән югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын билгеләп үтте.

Эш урыннары ярминкәсе көнне электр насослары заводында 30га якын белгечлек буенча 60лап эш урыны тәкъдим ителде, эш эзләүче 200ләп кеше теркәлде. 28 кешене шул көнне үк бүлекчәләр җитәкчеләре белән әңгәмәгә чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: бэнз эш