Йөзьяшәрләр бар бездә
Үткән атнада шәһәребезнең мөхтәрәм заты - Мария Алексеевна Герасимова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Социаль яклау үзәге, ветераннар советы, хакимият вәкилләре белән бергә, аны котларга район башлыгы И.Касыймов үзе дә килде. Шәһәр мэры ТР Президенты Р.Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга иң җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Шулай ук шәһәр һәм...
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.
Мария Алексеевна Баулы районында дөньяга аваз сала. 1927 елда, аңа 15 яшь чагында, гаиләсе белән Бөгелмәгә күченеп киләләр. Аннан соң кичке мәктәптә белем ала, тегүчелеккә укый һәм бер үк вакытта ательеда эшли башлый. 1932 елда Александр исемле Бөгелмә егетенә кияүгә чыгып, матур гына гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы тупырдашып, 7 балалары туа. Юбиляр гомер буе тегүче булып эшли. Сугыш башланганда Мария Алексеевнага
29 яшь була. Билгеле инде, аңа да дәһшәтле елларның авырлыгын үз җилкәсендә күтәрергә туры килә: ит комбинатында эшли, урман кисә, колхоз кырларында тир түгә. Ире Александр исә сугышка китә. Аллага шөкер, ул яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайта, ләкин, ни кызганыч, озак яши алмый, 1956 елда 44 яшендә якты дөньядан китеп бара. Шул дәвердән алып, М.Герасимова тулысынча дингә бирелә. Бик күп изге урыннарга бара. Псков мәгарәсендәге монастырьда хәтта 10 еллап яши дә. Ул 85 яшькә кадәр шәһәрнең үзәк чиркәвендә эшли, атакайның ярдәмчесе була. Бүгенге көндә Мария Алексеевнаны 2 кызы, 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы сөендереп яши. "Үземне яхшы хис итәм һәм бәхетле дип саныйм. Кызларым янымда. Көн саен ашарыма әзерләп китерәләр, фатирымны юып-җыеп, хәлләремне белеп китәләр", - ди әби. Әйе, искиткеч күренеш, чөнки йөзеннән нур бөркелеп торучы Мария Алексеевна, үзенә 100 яшь тулуга да карамастан, бик матур килеш утыра, үз акылында, итагатьле итеп аралаша, ашарына да үзе әзерләп ашый ала икән. Юбилярның сәламәтлегенә дә күзләр генә тимәсен, йөрәге дә, кан басымы да әйбәт, ләкин соңгы арада аяклары гына борчый башлаган икән. "Әниебез безне яхшы үрнәктә генә тәр-бияләде. Начар гадәтләре булмады. Һәрвакыт Аллага табынды. Безне дә кечкенә вакыттан ук үзе белән Уфа, Усень, Богырыслан шә-һәрләренә чиркәүгә алып бара иде. Киемнәрне дә бервакытта да сатып алмадык. Ул һәрвакыт үзенчәлекле, матур өс киемнәрен үзе тегеп, бәйләп кидертте безгә", - диләр кызлары (рәсемдә). Юбилярның кече кызы На-талья Куркина да, һөнәре буенча конструктор булса да, үз белгечлеге буенча эшләми, ә әнисеннән күреп үскәнгәдер инде, укып чыкканнан соң трикотаж әйберләр ательесында бәйләүче булып эшли башлый, соңрак бу кәсебен өендә дәвам итә.
Мария Алексеевна һәрва-кытта да хәрәкәттә, аның озак яшәвенең сере дә шундадыр, мөгаен. Тормышын ул гаиләсенә, балаларына багышлап, матур итеп үтә белгән һәм шуның белән тирән хөрмәткә ия!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа