Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Йөзьяшәр әби янында кунакта

Озын гомер кешегә нәселдән, геннардан бирелә, ди галимнәр. Кеше туксан яшен тутыргач, картаюдан туктый, йөзгә дә исән-сау җитә, дигән фикерләр бар. Гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә күңел көрлеген югалтмаган кешеләр яши арабызда. Безнең Бөгелмәбездә дә бар андый йөзьяшәрләр.

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.
Менә берничә көн инде Зәйтүнә Хаҗи кызы Сәлимгәрәева фатирында күңелле ыгы-зыгы - шушы көннәрдә әнисе Сәгыйрә Миргасыйм кызы Галләмовага, күп тә түгел, аз да түгел, нәкъ менә 100 яшь тулды. Йөзьяшәр юбилярны уллары-кызлары, туганнары котлады, узган якшәмбе көнне шәһәр ветераннар советыннан Гайшә Хәсәнова белән Венера Хәкимова килеп тәбрикләделәр, әбинең хәл-әхвәлен белешеп, бүләкләрен тапшырдылар. Ә 25 ноябрь көнне гасыр яшьтәшен муниципаль район җитәкчелеге килеп котлады.
Сәгыйрә Галләмованы котларга муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров үзе килгән иде. Аның истәлекле бүләге белән чәчәк бәйләмен юбиляр шатланып кабул итеп алды. Бер сәгатькә якын сузылган әңгәмә вакытында чәй өстәле янында төп-төгәл бер гасыр яшәгән әби Линар Рөстәм улының тормышы турында да, эшенең ничек баруы турында да сорашырга онытмады. Дөнья хәлләреннән дә хәбәрдар әле әбиебез. "Президентыбыз Путинга сәламәтлек бирсен Ходай, эше бик авыр, аларны җиңеп чыгарга язсын", - ди ул.
Сәгыйрә әби белән тормыш юлдашы 4 бала тәрбия-ләп үстергәннәр. 8 оныгы бар, 14 оныкчыгы үсеп килә. Бүген-ге көндә ул кызы Зәйтүнә ханым тәрбиясендә яши. 100 яшен тутыруына да карамастан, Сәгыйрә әбинең хәтеренә күз тимәсен, бар үткән гомерен хәтерли әле ул, сәламәтлегеннән дә зарланмый, бүген дә күңеле көр, йөзе көләч аның. Әлеге яшендә дә үз аяклары белән йөреп тора алуына сөенеп бетә алмый. "Ходай шушы байлыгымнан мәхрүм итмәсен берүк. Бервакытта да авырлыклар алдында сыгылып төшмәдем. Бар булганына риза булып, шөкер итеп яшәдем. Дөнья көткәндә сабырлык кирәк, балалар. Һәм кешеләргә ярдәм итеп, игелек кылып яшәргә тырышыгыз, чөнки хәдисләрдә дә игелек юлындагы һәр адымга мең савап тиеш диелә ", - дип бирә ул үзенең үгет-нәсыйхәтләрен яшьләргә.
Әби белән сөйләшеп утырганда мин бер нәрсәгә сокланып туя алмадым: бүген дә, шушы яшендә дә аның энергиясе кимемәгән, әле дә яшьләрне көнләштерерлек итеп дәртләнеп, сүзләрне аермачык итеп әйтеп, илһамланып сөйли ул. Шуңа күрә бу күркәм әби яныннан саубуллашып киткәндә мин барыбыз өчен дә гомер көзләребездә менә шушы гасыр яшьтәше булган әби кебек тулы акыл белән һәм кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп итсә иде дип теләдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса