Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Йөзүче Александр Красных Татарстанның "Ел спортчысы" булды

Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә 2016 ел нәтиҗәләре буенча "Ел спортчы"ларын бүләкләделәр. Татарстанда өченче тапкыр үткәрелгән "Ел спортчысы-2016" бәйгесендә спортчыларны, тренер һәм спорт язучы журналистларны "Төбәктә массакүләм физик культура һәм спорт", "Иҗтимагый спорт оешмалары", "Уен һәм Олимпия төре булмаган спорт төрләре", "Массакүләм мәгълүмат чаралары", "Олимпия өметләре",...

Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә 2016 ел нәтиҗәләре буенча "Ел спортчы"ларын бүләкләделәр.

Татарстанда өченче тапкыр үткәрелгән "Ел спортчысы-2016" бәйгесендә спортчыларны, тренер һәм спорт язучы журналистларны "Төбәктә массакүләм физик культура һәм спорт", "Иҗтимагый спорт оешмалары", "Уен һәм Олимпия төре булмаган спорт төрләре", "Массакүләм мәгълүмат чаралары", "Олимпия өметләре", "Махсус бүләкләр" һәм, әлбәттә, "Ел спортчысы" кебек барлыгы алты номинациядә бүләкләделәр.

Төп номинациядә исә җиңүче итеп, тхэквондо өлкәсендә уңышлары өчен, Казанның Олимпия резервындагы училищесы студенты, 18 яшьлек Юлия Миюц һәм йөзүче, Россия, Европа һәм дөнья чемпионы, Бөгелмә егете, 21 яшьлек Александр Красных танылды.

Физик мөмкинлекләре чикле спортчылардан - грек-рим көрәше буенча спорт остасы Исмаил Насруллаев билгеләп үтелде.

Командаларда эшләүче тренерлардан - Казанның "Зенит" волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекно һәм Әлмәтнең "Нефтяник" хоккей командасы баш тренеры Ришат Гыймаев 2016 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылды. Ә индивидуаль спорт төрләреннән - фехтование буенча югары категорияле тренер Елена Прохорова һәм Татарстанның суга сикерү буенча җыелма командасы баш тренеры Павел Муякин "Ел спортчысы-2016" бүләгенә ия булды.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса