Бу традицияне Казан милли зыялылары һәр ел түземсезлек белән көтеп ала. Узган җәйдә атаклы «Фәйзуллин йөзүләре» Арча районында, аннан элекке елларда Яшел Үзән районында оештырылса, быел марафон йөзүчеләр Казаннан 300 чакрымга ике көнлек сәфәргә чыкты. Гадәттә бу йола программасына сәләмәт тән, рухи ныклык һәм иҗади булдыклылык, милли бердәмлек сынала торган чаралар кертелә. Быелгы «Фәйзуллин йөзүләре» Казаннан еракка колач җәеп, Бөгелмә,Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама районнары вәкилләре катнашлыгында үтте. Казаннан һәм Мәскәүдә килгән кунаклар спорт һәм мәдәният бәйрәменең югары дәрәҗәсенә лаеклы иде.
Кунаклар Карабаштагы гыйбрәте урын — бөек тарихчы һәм милләтпәрвәр Һади Атласыйга багышлап оештырылган музей-китапханә һәм Сибгать Хаким шигыренә язылган җырда гомуммилли популярлык казанган «Фазыл чишмәсе» белән таныштылар. Бу чишмәне һәм халык музей-китапханәсен аякка бастырган җәмәгать эшлеклесе Фазыл Вәлиәхмәтов Казаннан килгән билгеле милләтпәрвәрләргә Һади Атласи исемендәге шәрәфле тамга һәм шәһәдәтнәмә тапшырды. Шул ук көнне кунаклар Фәрит Нәбиуллинның татар атлары үрчетү җәйләвендә бу уникаль гамәл белән дә таныштылар. Шунда ук 64 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтов параплан белән таудан сикереп, күктә оча белүен күрсәтте.
Шимбә көнне «Карабаш диңгезе» ярында бу бәйгедә катнашучыларны Бөгелмә районы һәм шәһәре башлыгы Ленар Закиров исеменнән Карабаш җирлеге җитәкчесе Марат Тәлгать улы сәләмләде.
Талантлы җырчы һәм сатирик артист Алмаз Хәмзинның баянда уйнап җырлавы, шагыйрьләрнең чыгышлары, йөзү спорты ярышының программасы белән танышу үзенә күрә «сабан туе» бәйрәмен хәтерләтте. Кыска дистанциягә йөзүчеләр дә, марафончылар да рәсми ярыш кагыйдәләр буенчатикшерелгәннән соң стартка чыктылар. 2,5 километрлы йөзү марафонында бу чараның «авторы» Равил Фәйзуллин 1 сәгат 11 минуттан финишка килеп, беренчелекне яулады. Икенче урын һәм көмеш медаль быелгы проектны башлап йөрүче Фазыл Вәлиәхмәтовка насип булды. Әлмәттә яшәүче имам-хатип Илдус Маликов та озын дистанцияне уңышлы тәмамлады. Узган кышта ул 0 градуслы салкын суда озак йөзу буенча рекорд куеп, (бер тәүлекнең 8 сәгатен тәнәфесләр белән салкын суда йөзеп) күпләрне шаккатырган иде. Медаль яулаучылар арасында Шәмсия Җиһангирова һәм Равил Фәйзуллинның тормыш иптәше Наилә ханым да бар иде.
Һәвәскәрләрнең йөзү марафоны программасыннан тыш бу чарада кунак буларак Мәскәү татарларының милли-мәдәни мохтарияты җитәкчесе, йөзү буенча спорт мастеры Фәрит Фарисов та катнашты. Ул җиңүчеләрне һәм бу чарага килүчеләрне Мәскәү татарлары һәм РФ Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин исеменнән котлады.
Шулай итеп, 2019 елның «Фәйзуллин йөзүләре» гадәттәгедән киңрәк колачлы оештырылып, Бөгелмә-Әлмәт төбәгендәге милли җәмәгатьчелекнең рухи һәм физик потенциалын күрсәтте. 76 яшьлек халык шагыйрен һәм милли әдипне зурлау, котлау менә шундый шартларда үтте. Бу мәдәният һәм спорт чарасы татар җәмәгатьчелегенең куәтен күрсәтә, аның көчен арттыра, аңа төшенкелеккә бирелмичә алга таба атларга ярдәм итә.
Ярышлар ир атлар һәм хатын кызлар арасында ике яшь төркемендә узды:
1. 49 яшьтән 65 яшькә кадәр; 2. 66 яшьтән өлкәнрәк.
Ярышларда Бөгелмә, Казан, Альметьесвск, Лениногорск, Чистай, Түбән Кама, Октябрьский шәһәрләреннән спортчылар катнашты.
Беренче яшь төркемендә җиңүчеләр:
I урын - Камалов Ф. Г.
II урын-Туйкин М. Н..
III урын - Валеәхмәтов Ф. А.
Икенче яшь төркемендә:
I урын - Әхмәдиев Р. Г.
II урын - Гарипов М. М.
III урын - Саттиров А. С.
Хатын-кызлар арасында җиңүчеләр::
I урын-Нуреева Н..Г.
II урын - Җиһангирова Ш.
III урын - Гарипова Л. Р.
Фото һәм материаллар Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан алынды
