Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Юмарт бәхетле

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр; Барчасы юк сүз, аларның булганы юктыр гомер. Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул; Сөйләве яхшы, күңелле, шагыйрәнә ялган ул. Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк; Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк. Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың...

Һич сине куркытмасыннар
шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз,
аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр
искеләрдән калган ул;
Сөйләве яхшы, күңелле,
шагыйрәнә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган
сахралар, кырлар да юк;
Шүрәле асрап ята торган
кара урман да юк.

Син әле үс һәм укы күп,
шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар
күп нәрсәләрнең ялганын,

- дигән мәшһүр Тукаебыз үзенең балаларга атап язылган "Сабыйга" шигырендә. Бөек Тукаебызның әлеге сүзләрен өлге итеп алып, менә инде икенче ел рәттән Бөгелмә балалар хастаханәсендә республика күләмендә "Сабыйга" хәйрия акциясе үткәрелә. Әлеге игелекле гамәл Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте, Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте тарафыннан оештырыла.

"Яхшылык эшләргә хәлебездән килеп тә, шуны эшләмәсәк, гомеребез буе үкенеп яшәячәкбез", - дигән шәрык философы Сәгъди. Хак сүзләр. Хәйрия акциясе әлеге гыйбарәне тулысынча ачып бирә. Ник дигәндә, безнең әйләнә-тирәбездә ярдәмгә мохтаҗ нәни балалар да җитәрлек икән, ләбаса! Әйе, тормышыбыз ыгы-зыгысы белән без аларга игътибар да биреп җиткермибез, күп очракта "күрмибез" дә, ә бәлки белмәмешкә дә салышабыздыр. Ничек кенә аяныч булмасын, балалар хастаханәсендә бүгенге көндә андый сабыйлар бар. Дәүләт кая карый, хастаханәләр аның карамагында бит дияр күпләр. Анысы да дөрес, әмма дәвалану чорында сабыйларга кирәк булган нәрсәләр /сүз дарулар турында бармый. Авт./: шул ук памперслар, төрле сөт катнашмалары һәм башкалар дәүләт тарафыннан каралмаган шул. Һәм табиблар соравы белән нәкъ менә шундый кирәкле әйберләр җыйналган да инде "Сабыйга" хәйрия акциясе вакытында.

Әлеге балаларның әти-әниләре нәрсә карый соң дигән сорау да урынлы яңгырар. Хастаханәдә өч ташландык баланы күреп тетрәндек. Әйе, өч сабый әниләренә кирәк түгел икән! Хәер, әниләре дип әйтү дөрес булмас. Әни кеше ничек итеп үзенең баласыннан баш тарта, тудыру йортында ук ташлап калдыра ала ди ул?! Әмма хакыйкать шундый... Менә шул балаларга ярдәм кирәк тә инде. Әлеге игелекле эшне башлаучыларга зур рәхмәт һәм акция киләсе тапкырларында зуррак масштабларда үтәр, ярдәм күрсәтүчеләр саны да бермә-бер артыр дип ышанасы килә.

Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте хәйрия ярдәме күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова башкалабыз Казанда мохтаҗларга мондый ярдәм чараларының ай саен үткәрелүе турында сөйләде. Әлеге хәйрия чараларында күбрәк кемнәр катнаша соң дигән соравыма: "Нигездә, өлкән яшьтәгеләр, пенсионерлар, төрле югары уку йортлары студентлары активлык күрсәтә", - дип җаваплады. Менә бит, нишләптер мин көткән татар байлары дигән җавап ишетелмәде. Хәер, "Бай бәхетле түгел, юмарт бәхетле", - дигән бит халкыбыз. Шулай булгач, бәхетле булырга ашыгыйк, җәмәгать!
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Рәсемдә: "Сабыйга" акциясен оештыручы Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Бөгелмә балалар хастаханәсе баш табибы Елена Башкирова, ТР ҮДН хәйрия ярдәме күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса