Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Юлларда күзачкысыз буран хакимлек итә, сак булыйк, бөгелмәлеләр!

Татарстанда юлларда күзачкысыз буран хакимлек итә. Ул бүген төнлә башланды һәм өч тәүлек дәвам итәчәк, ди һава торышын күзәтүчеләр. Трассада күз күреме 500-1000 метр чамасы, урыны белән тагы да начаррак. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 22 метрны тәшкил итә.Бөтен җирдә кар көртләре.Республикабызның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак юлларга чыгудан тыелып...

Татарстанда юлларда күзачкысыз буран хакимлек итә.

Ул бүген төнлә башланды һәм өч тәүлек дәвам итәчәк, ди һава торышын күзәтүчеләр. Трассада күз күреме 500-1000 метр чамасы, урыны белән тагы да начаррак. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 22 метрны тәшкил итә.Бөтен җирдә кар көртләре.Республикабызның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак юлларга чыгудан тыелып торырга тәкъдим итә.

Салкыннлык Татарстанда төнлә -10,-12 градус иде, көндез -5, -7 градус чамасы булачак. Алдагы ике көндә шундый ук һава торышы сакланачак.

Хөрмәтле шәһәрдәшләр, юллар аша үткәндә сак булыгыз, кар көртләре, бозлавык хәрәкәт итәргә комачаулый. Балаларны саклагыз, үзләрен генә урамга уйнарга чыгармагыз. Бигрәк тә чаңгыда яки чана белән шуып уйнап машина асларына эләгә күрмәсеннәр!

http://shahrichalli.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса