"Сездән җәза бирү сыйфатында кабаттан юлларда куркыныч йөрү белән эләккәндә транспорт чарасын административ хокук бозу предметы буларак конфискацияләүне кертү мәсьәләсен карауны сорыйбыз", - диелә мөрәҗәгатьтә.
Беренче укылышта кабул ителгән канун проектында юлларда тәртипсез йөргән өчен 5 мең сум штраф каралган. Алдан парламентарийлар икенче укылышка санкцияләрне катгыйландырып, кабаттан тәртип бозучыларны мәҗбүри эшләргә билгеләү, административ арест салу яки машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне карау турында фикерләрен белдергән иде.