Бөгелмә юллары
Кыш, ныклап торып, үз "вазифа"ларына кереште.
Шәһәр юлларындагы яуган карны чистарту эше "Дорремстрой" җәмгыятенә (директоры - Ильяс Бакиров) йөкләнгән. Ишегалларындагы карны чистарту исә - идарәче компания хезмәткәрләре карамагында. Автомобиль һәм җәяүлеләр йөри торган юлларга комлы-тозлы кушылма сибелә, кар эреп торганга күрә, әле аны шәһәрдән читкә чыгармыйлар икән. Юлларны тәртиптә тоту тиешле оешмаларга көн кадагындагы мәсьәлә буларак билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа