Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Юл һәлакәтендә гомере өзелгән кыз туры трансляция алып барган

Бүген иртән Яшел Үзән районында булган юл һәлакәте хакында мәгълүматлар пәйда булды. Исегезгә төшереп үтик: Раифа-Күлбаш юлының 11 нче чакрымында пассажир автобусы руль артында 23 яшьлек кыз утырган җиңел машина белән бәрелешә. Кыз ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үлә. Автобустагы биш пассажир, шул исәптән 7 яшьлек бер бала тән җәрәхәтләре...

Бүген иртән Яшел Үзән районында булган юл һәлакәте хакында мәгълүматлар пәйда булды. Исегезгә төшереп үтик: Раифа-Күлбаш юлының 11 нче чакрымында пассажир автобусы руль артында 23 яшьлек кыз утырган җиңел машина белән бәрелешә. Кыз ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үлә. Автобустагы биш пассажир, шул исәптән 7 яшьлек бер бала тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә салына.

Җиңел машина артында утырган кыз юлда барган вакытта телефоны аша туры трансляция алып барган, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсенең регионара пресс-служба хезмәте. Ул "Вконтакте" социаль челтәрендәге дусларына: "Привет! Кто чем занят, кто чем занимаеться, кто куда едет?" - дип сорарга өлгерә. Берничә секунд вакыт үткәннән соң игътибарын телефонына килгән сообщиягә юнәлтә һәм каршы як юлга чыга. Шуннан соң нәрсә булганы инде билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса