Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Юбилярны котладылар

Бөгелмәдә 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән тәбрикләделәр. Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте баш казые, Ислам темасына язылган популяр китаплар авторы, танылган вәгазьчебез Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов белән бергәләп, Бөек Ватан сугышы ветераны Сөнгатулла Закир улы Кадыйровны юбилее уңаеннан котладылар. Хәзрәтләрне...

Бөгелмәдә 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән тәбрикләделәр.

Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте баш казые, Ислам темасына язылган популяр китаплар авторы, танылган вәгазьчебез Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов белән бергәләп, Бөек Ватан сугышы ветераны Сөнгатулла Закир улы Кадыйровны юбилее уңаеннан котладылар.

Хәзрәтләрне Сөнгатуллал бабай белән аның якыннары якты йөзбелән каршы алдылар. Чәй өстәле янында ветеран үткән авыр еллар хатирәләрен искә төшердеҗылы атмосферада сөйләшеп утырдылар. Аннары Җәлил хәзрәт белән Рамил хәзрәт 95 яшьлек аксакалга хәерле гомер, ныклы сәламәтлек теләп, изге теләкләрен җиткерделәр, истәлеккә бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса