Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Җылы, назлы җилләр генә кагылып үтсен сезнең күңелгә

Халыкара өлкәннәр көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә 1991 елдан, ә Россиядә 1992 елдан билгеләп үтелә Кадерле якташларым, сугыш һәм хезмәт ветераннары, хезмәт тормышының берничә дистә елын шәһәребез һәм районны үстерүгә багышлаган әниләр һәм әтиләр, өлкән иптәшләр! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан чын күңелдән тәбрикләүләремне кабул итегез. Безнең барыбыз өчен дә...

Халыкара өлкәннәр көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә 1991 елдан, ә Россиядә 1992 елдан билгеләп үтелә

Кадерле якташларым, сугыш һәм хезмәт ветераннары, хезмәт тормышының берничә дистә елын шәһәребез һәм районны үстерүгә багышлаган әниләр һәм әтиләр, өлкән иптәшләр!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан чын күңелдән тәбрикләүләремне кабул итегез. Безнең барыбыз өчен дә ул - үзенчәлекле бәйрәм, анда - өлкәннәргә генә хас зирәклек, күңел җылысы, ярату, хөрмәт һәм ихтирам.
Сез бөтен барлыгы белән үзегезне Бөгелмә муниципаль районының чәчәк атуы өчен фидакарь хезмәткә багышладыгыз. Сезнең тормыш - фидакарь хезмәт, батырлык һәм югары әхлаклылык үрнәге. Сез һәрвакыт мораль кыйммәтләрне, традицияләрне саклаучылар, балаларыгыз һәм оныкларыгыз
өчен ныклы терәк булдыгыз һәм шулай булып калачаксыз да.
Сез бүген дә хезмәт сафында: яшьләр белән үтә кыйммәтле тәҗрибә уртаклашасыз, үзегезнең үрнәктә яшь буында рухи ныклык күнекмәләре, патриотизм хисләре, эш сөючәнлек тәрбиялисез.
Зирәклегегез, якты һәм яхшы киләчәккә зур өметләр баглавыгыз, олы күңелле булганыгыз өчен бик рәхмәтлебез. Без сезнең алда бик бурычлы һәм
беркайчан да көндәлек кайгыртусыз калдырмабыз.
Бүгенге бәйрәм көнендә иң җылы котлауларыбызны кабул итеп алыгыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Һәм һәрвакыт янәшәгездә яраткан балаларыгыз, оныкларыгыз, чын дусларыгыз булсын иде. Озак яшәгез, бәхетле булыгыз, якыннарыгызның уңышларына сөенеп яшәргә насыйп итсен. Бәйрәм белән!
Иң изге теләкләр белән, Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса