Җәйге Универсиада уты – Бөгелмәдә
2012 елның 12 июлендә Франциядә старт алган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы уты эстафетасы, ниһаять, Бөгелмәгә якынлаша.
Хакимиятнең матбугат хезмәте
материаллары нигезендә
Әлфия МОСТАФИНА әзерләде.
Утны кабызу тантанасы Парижның Сорбонна университетында узган иде. 1923 елда беренче мәртәбә Бөтендөнья студентлар уеннары да шунда үткән.
25 гыйнварда Владивостокта Эстафетаның Россия этабы башланды. Эстафета стартында РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, "Универсиада - 2013"кә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Приморье крае губернаторы Владимир Миклушевский, РФ спорт министры урынбасары Сергей Шелпаков, Россия Студентлар спорт берлеге президенты, Халыкара студентлар спорты федерациясенең беренче вице-президенты Олег Матыцин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Олег Матыцин, Россия җирлегендә Универсиаданың беренче факелын кабызып, аны беренче факел йөртүчегә тапшырды. Бу бәхет "Ак Барс" хоккей командасы капитаны Алексей Морозовка тәтеде.
Ут йөртүчеләр Россиянең дистәләгән эре студентлар үзәкләрендә булдылар. Универсиада факелы Якутск, Красноярск, Новосибирск, Архангельск, Ставрополь, Пятигорск, Сочи, Ростов-на-Дону, Владимир, Пермь, Ижевск, Киров, Түбән Новгород, Самара, Саратов, Оренбург, Уфа, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм башка шәһәрләрне йөреп чыкты инде. Хәзерге вакытта Универсиада Уты Татарстан Республикасының бөтен муниципаль берәмлекләрен барлап йөри башлады. 6 июльдә Казанның футбол стадионында XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын ачу тантанасында Эстафета төгәлләнәчәк.
20 июньдә Бөтендөнья җәйге Универсиадасы утын йөртүчеләр Бөгелмәгә килеп җитәчәк. Шәһәрдә бу уңайдан зур тантана көтелә. Бөгелмә этабы "Факел" спорт комплексы мәйданында 18 сәгатьтә башланачак. Транспорт колбасыннан кабызып алынган Эстафета утын биредә Ут йөртүчеләр кулыннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов кабул итеп алачак.
Аннары Эстафета уты алдан билгеләнгән маршрут буенча шәһәр урамнары буйлап, оешма-предприятиеләр янында (барлыгы 27 урында) булып, Бөгелмә этабы финишына - "Энергетик" стадионына юнәләчәк. Бәйрәм тантанасы фейерверк белән тәмамлана.
Универсиадалар тарихыннан.
Казан шәһәрендә 6 - 17 июльдә узачак Универсиада башланырга нибары 16 көн калып бара.
Студентлар спорты тарихы 1905 елда АКШта студентлар арасында беренче халыкара ярышлар үткәрү белән башланып китә. 1919 елда Жан Птижан Студентлар конфедерациясен булдыра. Әлеге оешма башлангычында 1923 елда Парижда Бөтендөнья студентлар уеннары үткәрелә. Барлык ярышлар да Европада уза. Уеннарны 3 тапкыр үзендә Франция кабул итә.
VII җәйге Универсиаданы Мәскәү кабул итә. 4 000 катнашучы 10 спорт төре буенча көч сынаша. Бу күрсәткеч үз вакыты өчен рекорд була. СССР һәм Россия өчен Универсиада һәрвакыт мөһим вакыйга булды. Совет спортчылары бары 1967 елда Токиода узган уеннарда гына катнашмый калды. Россия һәм СССР җәйге студентлар уеннарында - 13, кышкы уеннарда 14 тапкыр гомумкоманда нәтиҗәләре буенча беренче урынны ала.
Соңгы дүрт Универсиадада Россия рәсми булмаган гомумкоманда нәтиҗәләре буенча беренчелекне кулыннан ычкындырмый. Соңгы 10 елда исә Бөтендөнья студентлар уеннарында Россия спортчылары төрле дәрәҗәдәге 608 медаль яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа