Апрель аенда Бөгелмә янгын сүндерүчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Янгын сагы көнен билгеләп үтте
64нче янгын-коткару бүлегендә биш автоцистерна һәм бер күтәртү-коткару автомобиле бар. Штатта дежур каравыллар составына керүче 65 хезмәткәр.
– Персоналны сайлаганда төп игътибар кешенең сәламәтлегенә һәм физик мөмкинлекләренә юнәлтелә. Чөнки хезмәткәрнең психофизиологик үзенчәлекләре, экстремаль хәлләрдә стресска каршы торучанлыгы бик мөһим роль уйный, – дип сөйләде ТР Янгынга каршы федераль хезмәтнең 11нче отрядының 64нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Евгений Антонов. – Хезмәттәгеләр өч көн ял итеп, бер көн дежур торалар. Шәхси составның көн тәртибе бик катгый: смена башында дежурлыкны кабул итәләр, аннары –дәресләр. Алар эшләүченең стажына, башкара торган вазыйфасы нинди булуга карамастан, һәркем өчен мәҗбүри үткәрелә. Безнең һөнәрдә даими рәвештә укырга кирәк, чөнки техника, ут сүндерү тактикасы һ.б. камилләшә тора.
64нче янгын сүндерү-коткару часте коллективы спорт сөючеләрдән тора. Шәхси составның кайбер вәкилләре карате, бокс, пауэрлифтинг буенча республика дәрәҗәсендәге ярышларда югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Физик әзерлек нормативларын һәм теорияне тапшыру буенча коткаручылар арасында смотр-конкурсларда даими катнашучылар бар. Алар сафында – Алексей Князькин, ул 2016 елда ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстанның янгын сүндерү частьлары арасында каравыл башлыгының иң яхшы ярдәмчесе булып танылды.
Бөгелмә районында янгын сүндерү хезмәтенең көйле һәм уйланылган эше нәтиҗәсендә, гадәттән тыш хәлләр саны кимеде. 1 гыйнвардан 27 апрельгә кадәр 32 янгын очрагы теркәлгән (өч кеше һәлак булды), узган елның шул ук чорында 44 (2) булган.
– Янгыннар, гадәттә, ут белән саксыз эш итү, шулай ук иске яки төзек булмаган үткәргечләрне эксплуатацияләү нәтиҗәсендә килеп чыга. Бу сәбәпләр үз-үзеңне изоляцияләү режимында аеруча актуаль, – ди Бөгелмә районы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге җитәкчесе Максим Пестерев. – 10 апрельдән янгын куркынычы аеруча зур булган чор башланды. 17 көн эчендә авыл торак пунктларында коры үлән януның ике очрагы теркәлде. Узган елның шул ук чорында алар унике булган. Янгынга каршы хәлне яхшырту өчен рейдлар үткәрәбез, җирлек башлыкларын җәлеп итеп, халык арасында профилактик эш алып барабыз.
Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ
Автор фотосы.