Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Әйдә барыйк, ГТО нормаларын үтик

24 елдан соң кабат әйләнеп кайтты ... Халык дәррәү ГТО нормаларын үти. Кызганыч, үз теләге белән түгел, күпчелек очракта, "кушу" буенча. Советлар чорында "алтын", "көмеш", "бронза" билгеләренә ия булу горурлык дип саналса, хәзер ГТО - мода шаукымы. 2015 елда Бөтероссия физкультура-спорт комплексын үтәүгә Бөгелмә дә кушылды. 3 ел эчендә 13...

24 елдан соң кабат әйләнеп кайтты ... Халык дәррәү ГТО нормаларын үти. Кызганыч, үз теләге белән түгел, күпчелек очракта, "кушу" буенча. Советлар чорында "алтын", "көмеш", "бронза" билгеләренә ия булу горурлык дип саналса, хәзер ГТО - мода шаукымы. 2015 елда Бөтероссия физкультура-спорт комплексын үтәүгә Бөгелмә дә кушылды. 3 ел эчендә 13 500 ләп кеше бу юнәлештә үз мөмкинлеген сынап караган. Нәтиҗәләрне шәһәрдә оешкан махсус үзәк теркәп бара. Ул "Энергетик" стадионында урнашкан. ГТО нормаларын үтәргә теләк белдерүчеләр атнаның һәр сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә бирегә мөрәҗәгать итә ала. Электрон почтага да (gto.bugulma@yandex.ru) язарга мөмкин.

"Алтын", "көмеш", "бронзага" илтүче туры юл - "Энергетик" стадионы. Биредә ГТО нормаларын үтәргә теләүчеләрне көтәләр. Кызганыч, Бөгелмә халкы ашкынып тормый. Россия Президенты 2014 елда ГТО нормалары ("Хезмәт һәм оборонага әзер") физкультура-спорт комплексын кайтару турында карарга кул куйган көннән шәһәр һәм районда бары 13 500 ләп кеше яшь төркемнәрендә сынау үткән. Бөгелмә өчен бу - диңгездәге бер тамчы. Әле дә ярый мәктәп укучылары бар. Алар, һәрвакыттагыча, "пионерлар". Бер елдан соң "Хезмәт һәм оборонага әзер" булучылар рәте ишәя. "Баллы прәннек һәм чыбыркы" белән булса да, студентлар мода артыннан калышмаска тырыша. Соңгы елларда яшьләр сәламәт яшәү рәвешен алга сөрә: дөрес тукланалар, спорт белән шөгыльләнәләр. ГТО нормаларын үтәүчеләр саны да күзгә күренеп арта. 2016 елда 8 меңгә якын бөгелмәле физик әзерлеген сынап караган.

-Тест мәйданчыклары төрле шәһәр чараларында ( "Милләт кроссы", "Сабантуй", "Өченче яшь" ("Третий возраст"), "Сәламәтлек сессиясе" физкультурачылар көне) оештырыла. Хәзер ГТО физкультура-спорт комплексы I муниципаль этабының кышкы фестиваленә әзерләнәбез. Былтыр шәһәрнең җыелма командасы зона ярышларында беренче урынны яулады. Шундый нәтиҗәләргә быел да өмет итәбез, - ди муниципаль тест үзәгенең җитәкче урынбасары Гүзәл Суняева.

2017 елда бу эшкә шәһәр оешмалары кушыла. "Әйдәманнар" арасында - Бөгелмә электр челтәре, "ТНГ-Групп", шәһәр суды һәм прокуратура хезмәткәрләре. Шул өч ел эчендә 344 кеше "ГТО отличнигы" исемен ала. Нигездә, яшьләр. Хәер, өлкәннәр дә алардан әлләни калышмый. ГТО нормаларын 70тән өстә булганар да үти ала. Илдус Хисамов җиденче дистәне ваклаган. Советлар чорында ук чыныккан әлеге ир-егет 26 елдан соң кабат физкультура-спорт комплексын башкарып чыга.

-Ул заманда яшьләр спорт белән бик теләп шөгыльләнә иде. Спорт методистларының боерыгын көтеп тору юк иде, ялларда, бәйрәмнәрдә узыша-узыша ГТО нормаларын үтәргә тырыштык. Безнең кебек активистлар һәрвакыт хөрмәткә лаек булды, - дип искә ала Илдус Хисамов.

Хәзер дә өстенлекләр бар. Физкультура-спорт комплексы нәтиҗәләрен югары уку йортларына кергәндә исәпкә алалар, оешма җитәкчеләре исә ГТО нормасын тапшыручыга премия, яисә ялга бер көн өстәп бирергә мөмкин. Боларның барысы да коллектив килешүендә языла.

ГТО физкультура-спорт комплексы хәрәкәтенә һәркем кушыла ала. Моның өчен https://gto.ru/ сайтына кереп теркәү үтәргә, шәхси кабинетка ачкыч алырга , медицина тикшерүе үтәргә һәм АЛГА - спорт "киңлекләрен" яуларга! Әлбәттә, "Хезмәт һәм оборонага әзер" булу өчен физик яктан нык булу мөһим. Бөгелмәлеләр әле 3 километрлы дистанциягә зур авырлык белән йөгерә, чаңгыда чаба, начар йөзә.

Берсен хурлап, икенчесен мактап та булмый. Бөгелмәлеләр бу хәрәкәткә теләр-теләмәс кушыла. Тест үткәрү үзәгендә уңай шартлар тудырылмаган. Әлеге дә баягы - финанс кытлык! Судьялар да бушка эшләргә атлыгып тормый, стадионда ГТО нормаларын үтәү өчен техник-матди база да юк.

Алсу Мөкатдәс

Фото авторы муниципаль тест үзәгенең җитәкче урынбасары Гүзәл Суняева

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса