Язның бер көне ел туйдыра
Узган ял көннәрендә муниципаль район башлыгы Илдус Касыймов район хуҗалыкларында булды. Бу көнне ул җаваплылыклары чикләнгән "Муса Җәлил исемендәге", "Подгорный", "Возрождение крестьянства" җәмгыятьләрендәге эшләр белән танышты.
Буразналар, буразналар -
Йөгерек дулкыннар,
Буразнамда игенкәйләр
Күкрәп уңсыннар!
/Гөлшат ЗӘЙНАШЕВА/.
Чәчүне вакытында төгәллибез
"Районыбызның алдынгы хуҗалыклары чәчү эшләрен беренчеләрдән булып төгәллиләр, - диде Илдус Әсгатович журналистлар белән очрашу вакытында. - Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар бөртекле сабан культуралары чәчү планын 98 процентка үтәделәр инде. Эш төгәлләнү алдында тора".
Газетабызда элегрәк хәбәр ителгәнчә, "М. Җәлил исемендәге", "Подгорный", "Бөгелмә продкорпорациясе" хуҗалыклары - алдынгылар сафында. Районда иң зур авыл хуҗалыкларыннан саналган "Подгорный" җәмгыятендә (җитәкчесе - Т. Сәлахов) 10 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләрен ике атна эчендә башкарып чыктылар.
"Возрождение крестьянства" хуҗалыгы җитәкчесе Н. Омаров та уҗым культураларының торышы яхшы булуын әйтеп куандырды. Бүгенге көнгә чәчүлекләр-дә корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы эш алып барыла. Бу хуҗалык 1 600 гектар җир били, чәчү эшен шулай ук ниятләгән вакытта төгәлләргә исәплиләр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре бу көннәрдә, хуҗалыклар белән берлектә, мал азыгы культураларын хәстәрләү планын әзерлиләр.
Җирнең хуҗасы булырга тиеш
Бөгелмә районында барлык җирләр дә тиешле максатларда файдаланылачак, шулай булмаса, андый ки-шәрлекләрнең хуҗалары җирдән колак кагачак. Бу хакта журналистларга район башлыгы И. Касыймов әйтте.
Бүгенге көндә мең гектарга якын мәйдандагы җирләр авыл хуҗалыгы максатларында файдаланылмый ята. Алар я арендага бирелгән, я - шәхси кулларга. Аренда-торлар, милекчеләр белән инде эш алып барыла. И. Касыймов әйтүенчә, аренда-торларның берсе белән район арасындагы килешү өзелгән һәм 200 гектарга якын җирне "Татагро" җәм-гыяте эшкәртәчәк. "Подгорный", "М. Җәлил исемендәге" авыл хуҗалыклары да арендага җир алырга әзер.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалану тәртибе "Авыл хуҗалыгы максатындагы җирләр әйлә-неше турында"гы федераль закон тарафыннан көйләнә. Закон хакимият органнарына тиешле максатларда файдаланылмый яткан җирләрне өч елдан соң арендаторлардан, милекчеләрдән тартып алу хокукын бирә, әмма өч ел дәвамында алар җирне үзләре теләгәнчә тота.
Хезмәт кешесенә хөрмәт кирәк
Язгы чәчү кампаниясе нәтиҗәләре буенча алдынгы урынга чыккан хуҗалык - җаваплылыгы чикләнгән "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыять, җитәкчесе - Харис Әхмәтгәрәев. Хуҗалыкның кыр станында булган чакта Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов язгы чәчүне уңышлы башкарып чыккан бу авыл хезмәтчәннәре эшчәнле-генә югары бәя бирде, хез-мәтләре өчен ихлас рәхмәт белдерде.
Россия Федерациясенең атказанган механизаторы Минсәет Гайсинга "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Бөгелмә җирле бүлеге исеменнән бүләк һәм вымпел тапшырды (өстәге рәсемдә). Бу могтәбәр игенченең авыл хуҗалыгында эшләү стажы 46 ел тәшкил итә. Быелгы чәчү кампаниясендә көн-дезге сменада эшли (төнге сменада алмашчысы - Мәҗит Идиятуллин. Ул шулай ук партия бүләгенә һәм вымпелга лаек. Ред.) "Һава торышы тотрыклы булмады, шуңа күрә дә һәр минутны нәтиҗәле файдаланып калырга кирәк иде, - ди механизатор үзе. - Хәзер менә, чәчү төгәлләнгәч, яңгыр һич комачау итмәс иде".
Хакимиятнең
матбугат хезмәте
мәгълүматлары буенча
Ә. Шәвәлиева әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа