Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Язгы тамчылар белән күңелләргә моң тула…

Яз кояшы җылы нурларын сибә башлаган мәлдә Бөгелмәдә ел саен уза торган республиканың "Язгы тамчылар" зонара бәйгесе булып үтте. Анда Татарстанның өч районыннан (Баулы, Бөгелмә, Лениногорск) килгән урта һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары көч сынашты. Барлыгы - 9 команда. - Ел саен әлеге бәйге яңа йолдызлар барлыкка китерә, анда катнашучылар...

Яз кояшы җылы нурларын сибә башлаган мәлдә Бөгелмәдә ел саен уза торган республиканың "Язгы тамчылар" зонара бәйгесе булып үтте. Анда Татарстанның өч районыннан (Баулы, Бөгелмә, Лениногорск) килгән урта һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары көч сынашты. Барлыгы - 9 команда.

- Ел саен әлеге бәйге яңа йолдызлар барлыкка китерә, анда катнашучылар саны арта, былтыр ул мәктәп укучылары арасында оештырылса, быел студентларны сыный. Бәйге оештырылуга - 21 ел. Бу бик куанычлы күренеш, чөнки биредә талантлы балаларны билгелиләр һәм алар белән шөгыльләнгән, аларның сәләтен үстерүгә зур өлеш керткән тәрбияче-педагогларга бәя бирәләр. Әлеге тырыш хезмәт югары бәяләнә, - диде фестивальне ачып җибәргән тантанада Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова.

Лениногорск музыка педагогия училищесы студентлары "Безнең дөнья. Минем җирем" темасына багышланган концерт программасы оештырган. Алар бәйгедә җырлады да, биеде дә.

- Бер ай дәвамында әзерлек эше алып бардык. Кызлар үзләрен хореография, вокал өлкәсендә сынарга булды. Барысы да җиңү яуларга тели, ә без дулкынланабыз, - ди музыка педагогия училищесы педагогы Елена Горбунова.

"Язгы тамчылар" бәйге-фестиваль рәвешендә узды. Мәртәбәле жюри (бию буенча ЮНЕСКО советы әгъзалары, ТР хореография студиясе җитәкчеләре, камера театры артистлары, опера җырчылары һ.б) команданы да һәм һәр катнашучыны бәяләп торды.

Зонаара бәйге җиңүчеләрен Әлмәт, Чаллы, Түбән Камада узган конкурстан соң гына билгеләячәкләр. Финалистлар 7 апрель көнне Казанда янә көч сынашачак һәм ахырдан гала-концертта катнашачак. Биредә фестивальнең лауреатларын, дипломантларын билгеләп үтәргә җыеналар.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса