2 апрель көнне "Рассвет" җәмгыятендә район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш инженерлары, авыл җирлеге башлыклары катнашында язгы кыр эшләре башланыр алдыннан авыл хуҗалыгы техникасына техник карау уздырылды.
Руслан ЙОСЫПОВ.
Автор фотосы.
"Рассвет" җәмгыяте җитәкчесе А. Токарев үз предприятиесенең техник паркы торышы белән таныштырды. Ул кыскача гына үзләрендә булган техника, яңа агрегатлар турында бәян итте.
Техник карауны ТР "Гостехнадзор"ның Бөгелмә бүлеге җитәкчесе В. Григорьев (рәсемдә) энә күзеннән карап дигәндәй җентекләп үткәрде. Чара вакытында, барыннан да элек, агрегат һәм узелларның төзеклегенә игътибар юнәлтелде. Шулай ук язгы кыр эшләрендә катнашучы барлык техниканың да янгын сүндергеч, аптечка белән комплектлаштырылуы да бик мөһим. Прицеплар дәүләт теркәве узган, ремонтланган-буялган, куркынычсызлык тросы куелган булырга тиеш. Шулай ук үзлегеннән кузгалып китүне кисәтүче башмаклар булу, яктылык һәм кисәтү сигналларының эшләве шарт. Шулай ук арбаларны тышкы яктырту приборлары белән җиһазлау мәҗбүри чара булып тора. Арба яктыртылмау аркасында республикада ел саен кеше үлеменә китерүче бик күп фаҗига кабатлана. Әйе, шуны да онытырга ярамый, техникаларның төзеклеге дигәндә, эш күрсәткечләре генә түгел, беренче чиратта, хезмәт куркынычсызлыгы да күздә тотыла бит.
"Гостехнадзор" бүлеге начальнигы җитәкче-белгечләрнең игътибарын кыр эшләренә әзерлек кысаларында чаралар оештыруга да юнәлтте. Мәсәлән, җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары кайтарганчы аларны саклау өчен кирәкле махсус савытларны чистарту зарур һ.б.
Бу техник чараның нәкъ менә "Рассвет" хуҗалыгында уздырылуы очраклы гына хәл түгел. Биредә 6 трактор, 2 чәчү комплексы, 3 чәчү агрегаты бар. Җаваплылыгы чикләнгән "Рассвет" җәмгыяте механизаторлары, техникадан нәтиҗәле файдаланып, аларга сыйфатлы хезмәт күрсәтәләр. Алар ара-
сында И. Осколков та бар. Ул эшләгән трактор узган елда гына сатып алынган икән әле. Шуңа күрә бер тапкыр да ремонт ясалмаган. Бүгенге көндә механизатор хезмәттәшләре белән бергә язгы кыр эшләренә әзерләнә. "Кирәге чыкканда, сезонга карап, берничә техникада эшли алам", - ди ул.
Техник карауны уздырган "Гостехнадзор"ның район буенча бүлек башлыгы В. Григорьев "Рассвет"лар эшеннән канәгать калуын белдерде һәм аларны районның барлык хуҗалыкларына үрнәк итеп куйды. Алга таба планда - тагын 10 хуҗалыкта техник карау уздыру.