Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Яз бәйрәме белән, гүзәл затлар!

Яз бәйрәме - матурлык һәм мәхәббәт бәйрәме белән чын күңелдән котлауларымны кабул итсәгез иде.

Бу бәйрәм хатын-кызларыбыз хөрмәтенә матур чәчәкләр, якты елмаюлар, иң изге теләкләр белән бизәлә. Гомер-гомергә Сез шәфкатьлелек, тугрылык, рухи сафлык гәүдәләнеше булып, Җир йөзендә булган бар гүзәллекне чагылдырасыз.
Сәяси, икътисади һәм иҗтимагый тормышта актив катнашып, мәгарифтә, мәдәнияттә, спортта, авыл хуҗалыгында районыбызның үсешенә әйтеп бетергесез зур өлеш кертәсез. Нинди генә хәлләрдә дә үз йөзегезне югалтмыйсыз, без ярата һәм хөрмәт итә торган мәрхәмәтле хатын-кыз булып кала беләсез.
Аңлавыгыз, ярдәм итүегез, нәфислегегез, күңел җылыгыз һәм батырлыгыгыз, ныклыгыгыз, дөньяны игелеклерәк һәм шәфкатьлерәк итә алу сәләтегез өчен ихлас рәхмәт сезгә!
Тормышыгызда гел уңышлар гына юлдаш булсын! Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иминлек телим! Бәйрәм белән!
Иң изге теләкләр белән,
Илдус КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса