Яшьләр көне белән!
Яшьләр көне - яшь буынның барлык кызыксынуларын, аларның мөмкинлекләрен, сәламәт һәм актив яшәү рәвешен алга этәрү өчен менә дигән бәйрәм. Бәйрәм Рәсәйнең беренче Президенты Борис Ельцинның 1993 елның 24 июнендә имзаланган «Яшьләр көнен бәйрәм итү турындагы» 459 нчы карары нигезендә билгеләп үтелә. Бәйрәм итү башлангычы белән РФ Яшьләр эшләре комитеты...
Яшьләр көне - яшь буынның барлык кызыксынуларын, аларның мөмкинлекләрен, сәламәт һәм актив яшәү рәвешен алга этәрү өчен менә дигән бәйрәм. Бәйрәм Рәсәйнең беренче Президенты Борис Ельцинның 1993 елның 24 июнендә имзаланган «Яшьләр көнен бәйрәм итү турындагы» 459 нчы карары нигезендә билгеләп үтелә. Бәйрәм итү башлангычы белән РФ Яшьләр эшләре комитеты һәм Илкүләм яшьләр берләшмәләре советы чыккан.
Яшьләр көне Россиядә генә түгел, ә башка илләрдә дә бәйрәм ителә, аларның һәркайсы үзенең бәйрәм датасын билгеләгән. Берләшкән Милләтләр Оешмасының 1999 елның 12 августындагы резолюциясе белән расланган Халыкара яшьләр көне дә бар.
Кадерле яшьләребез, барыгызны да күркәм бәйрәмегез белән котлыйбыз. Яшьлек - ул һәр кеше тормышында гүзәл чор булу өстенә, күңелнең җилкенгән чагы да.
Бу - ачышларга, эзләнүләргә омтылу, хыялларны тормышка ашыру мәле дә. Авырлыклардан курыкмагыз, намуслы һәм гадел булыгыз. Алга таба юл алыгыз, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Без сезгә ышанабыз һәм зур өметләр баглыйбыз!
"Бөгелмә авазы" газетасы.
А. Акимова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа