Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Яшьләр – авылның таянычы

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов Татар Димскәе авылындагы фермер хуҗалыкларының берсе белән танышты. Биредә яшь эшмәкәр Динар Игътисамов бер атна элек үз эшен ачып җибәргән иде. Д.Игътисамовның старт проекты - куян фермасы. Куян итен, диетик ризык буларак, һичшиксез, сатып алырга теләүчеләр күп булачак. Бу җәнлекләрне асрау артык катлаулы эш...

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат җитәкчесе.
Автор фотосы.

Фермер хуҗалыгын карап чыккач, И.Касыймов аның киләчәккә планнары белән кызыксынды. Егет йорт куяннарының хәзергә 30 баш икәнлеген, якын киләчәктә аларның үрчиячәген әйтеп узды. Шулай итеп, аларның баш санын күпкә арттыру күздә тотыла.

Бу әле эшнең башы гына дип саный хуҗа егет. Аның карамагында тагын унлап бина бар, реконструкция ясагач, аларында да маллар үрчетү мөмкин булачак. Өч ел эчендә мөгезле эре терлекләр, дуңгыз асрый башларга ният итә ул. Авыл эшен белә, әтисеннән өйрәнеп үскән. Фермерга ярдәмгә Казаннан инвестор җәлеп ителә.

Шәһәр-район җитәкчелеге мондый инициативаны хуплый гына. Ил буенча карасаң, булган фермаларны сүтеп, кирпечләп ташып-таратып бетерделәр инде. Бөгелмә районында һәр ферма исәптә. Ә инициативалы авыл кешесе дәүләт ярдәмен тоярга хаклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса