Яшьлеккә кайттык кебек
Өлкәннәр ункөнлеген билгеләп узу елдан-ел колачлырак, күркәмрәк була бара кебек миңа. Елның-елында һәр тарафтан игътибар тоеп, бу датаны матур итеп билгеләп үтүнең үз традицияләре дә барлыкка килде инде.
Бәдиянчәчәк КӘБИРОВА.
Фото - китапханә архивыннан.
Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә әлеге бәйрәмне быел да бик матур итеп уздырдылар. Бүлек җитәкчесе Айсылу Нуретдинова белән аның уң кулы Гөлфия Мөхәммәтгалиева безне туганнарыдай якын күреп, ихластан кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Кунаклар - китапханәнең даими укучылары, хәтта Карабаштан ук килгән кешеләр бар иде. Күңелебезне күтәрү өчен Техника йортының Ләйсән Мәүлиева җи-тәкчелегендәге "Шатлык" төркеме биючеләрен чакырганнар. Исемнәре җисеменә туры килеп тора икән: киемнәре килешле, биюләре дәртле, матур, кыскасы, чын мәгънәсендә шатлык бүләк иттеләр алар безгә.
Матур чәй табынында сөйләшеп-гөрләшеп кенә калмыйча, рәхәтләнеп үзебезнең яшь чактагы уеннарны уйна-дык, биедек тә әле без. Карасана, беребез дә картаймаган икән бит әле - һәммәсе дә ничек җилкенеп бии!
Менә шулай итеп, Өлкәннәр көнендә үзебезнең күңел яшь икәнне аңлап, әле картаерга иртә, һич ашыгасы түгел икән дигән рәхәт уйлар дулкынында мондый бәйрәмне уйлап табучыларга һәм кичәне оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт хисләре белән таралыштык без.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа