Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Яшел ут”

5-6 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасының мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә үткән балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүен профилактикалауга багышланган"Яшел ут" дип аталган бәйгегә нәтиҗәләр ясау чаралары узды.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор һәм М.Колесникова фотолары.

Бу конкурсның төп максаты мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне активлаштыру иде. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә алдынгы педагогик тәҗрибәләр белән уртаклашу, аларны тарату, яңа алым һәм формаларны кертү, уку-методик кулланмаларны яхшырту бәйге барышында төп бурычлар булып торды.

Бәйге ике этапта узган. Нәтиҗәдә иң яхшылар дип 10 мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесе һәм 10 иң яхшы тәрбияче (5 шәһәр һәм 5 авыл)
билгеләнгән. Тагын бер турда "Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесенең иң яхшы тәрбиячесе һәм әти-әниләр арасында юл йөрү иминлеген пропагандалау" номинациясендә җиңүче билгеләнде. Алар юл йөрү кагыйдәләреннән имтихан тапшырырга һәм балаларны өйрәткән вакытта төшерелгән видеотасма күрсәтергә тиеш булдылар. Конкурс финалы кысаларында балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүен профилактикалау буенча белгечләр катнашында семинар-киңәшмәләр үтте. Шулай ук бу көнне инспекторлар, ТР Юл хәрәкәте иминлеге фонды дирекциясе филиаллары җитәкчеләре, мәктәпкәчә тәрбия бирү белгечләре, тәҗрибә уртаклашу, балаларга юл йөрү иминлеге күнекмәләрен өйрәтү максатыннан, Бөгелмә шәһәренең балалар бакчаларында булдылар.

6 апрель көнне Бөгелмә шәһәре Техника йортында бәйгенең йомгаклау өлеше үтте. Аның эшендә ТР ЮХИДИ баш инспекторы Рифкать Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры беренче урынбасары Данил Мостафин (өстәге рәсемдә), БМР башкарма комитеты рәисе Татьяна Никулина, бәйгедә катнашучы балалар бакчалары җитәкчеләре, тәрбиячеләре бар иде. Чыгыш ясаучылар барысы бердәм булып, өлкәннәрнең балалар алдындагы җаваплылыгын тагын бер кат исләренә төшерделәр. Бу максаттан ЮХИДИ һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләренең, әти-әниләрнең, әби-бабайларның, гомумән, җәмгыятьтәге һәркемнең бурычлары күрсәтелде һәм бары тик шулай бердәм эшләгәндә генә юлларда балаларның имгәнү, һәлак булу очракларын киметергә мөмкин икәнлеге ассызыкланды. Шундый әһәмиятле чыгышлар белән конкурс үзенең иң югары ноктасына да килеп җитте. Бәйгенең җиңүчеләрен игълан итә башладылар. Алда әйтелгәнчә, җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнде. Шунысы куанычлы, шәһәр балалар бакчалары арасында "Иң яхшы тәрбияче" исемле бәйгедә җиңүгә якташыбыз, Бөгелмәнең 8 нче "Василек" мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесе хезмәткәре Лена Салих кызы Ильина лаек булды (рәсемдә). БМР башкарма комитеты мәгариф идарәсе начальнигы Валентина Кульбеда белән мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре мәгълүмат үзәге методисты Фәридә Кадыйровага нәтиҗәле хезмәтләре өчен ТР мәгариф һәм фән министры беренче урынбасары Д.Мостафин Рәхмәт хаты тапшырды.

Чарада катнашучыларның, бигрәк тә җиңүчеләрнең кәефен Техника йорты мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары тагын да күтәрде. Конкурста катнашучылар шундый күтәренке рухта республикабызның төрле нокталарына - өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса