Яшәгән гомер – горурлык
Якынлашып килүче традицион истәлекле чара - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан шәһәр һәм районыбызның сугыш һәм хезмәт ветераннарын, өлкән буын вәкилләрен, остазларны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов җылы котлады. "Шәһәребезнең үткәннәре белән киләчәге арасында күпер булып торучы Сезнең зирәклек, бай тормыш тәҗрибәсе һәм булдыклылык - бәһаләп бетергесез...
Якынлашып килүче традицион истәлекле чара - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан шәһәр һәм районыбызның сугыш һәм хезмәт ветераннарын, өлкән буын вәкилләрен, остазларны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов җылы котлады.
"Шәһәребезнең үткәннәре белән киләчәге арасында күпер булып торучы Сезнең зирәклек, бай тормыш тәҗрибәсе һәм булдыклылык - бәһаләп бетергесез кыйммәтләр. Бөгелмәләр тормышының тарихи елъязмасындагы һәрбер бит - хәсрәтлеме ул, шатлыклымы - барысы да Сезнең куллар белән торгызылды. Яшегез инде шактый булуга карамастан, актив тормыш белән яшисез, күңелегез һаман яшь сезнең. Сез производствода һәм җәмәгать оешмаларында эшләүне дәвам иттерәсез, үсеп килүче яшь буын ны тәрбияләүдә катнашасыз.
Узган гомер юлларыгыз үзегез өчен - горурлык, ә әйләнә-тирәдәгеләр өчен зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсен өйрәнү чыганагы гына булып торсын, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак еллар иминлектә яшәргә язсын", - диелә котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа