Яшь бөгелмәле “Минем шәҗәрәм” конкурсы призеры булды
Җиңүчеләрне Казанда бүләкләделәр.
2020 елда санитар-эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, конкурста Татарстанда яшәүчеләр генә катнашты. Бөтен республикадан 150дән артык кеше үз гаиләләренең генеалогик агачларын тәкъдим итте, 40тан артыгы бүләккә лаек булды.
– Тамырларыңны каян килгәнен белү – иң беренче бурыч. Үткәнне белмәүчеләрнең киләчәккә карашы юк. Бу эш шулай ук гаилә традицияләренә дә зур өлеш кертә. “Минем шәҗәрәм-2020“ кебек конкурслар Татарстанда аерылышулар санын киметергә ярдәм итәр, дип өметләнәм, – диде ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.
Бүләкләү тантанасы 165 нче номерлы “Адымнар – белем һәм татулыкка юл” полилингваль комплексының актлар залында узды. Керү юлында ук җиңүчеләрнең һәм призерларның эшләре белән танышырга мөмкин иде.
Аларның берсе – Бөгелмәдән Нәфисә Ибраһимова. Ул үзенең шәҗәрәсе турында китап язган. Кыз иң кече яшь төркемендә өченче урынны алды һәм киләчәктә үзенең фәнни тарихчы булырга теләвен белдерде. – Нәселебезнең генеалогик агачы өстендә эшләгән вакытта мин хезмәт сөючән ата-бабаларым булуын белдем. Мин үз китабымны язганда, гаиләбез турында әбидән сорап белдем, – ди яшь катнашучы.
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа