Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Ярсып тибәр йөрәкләр булган җирдә

28 сентябрь көнне "Бөгелмә электр насослары заводы" ачык акционерлык җәмгыяте 50 еллык юбилеен билгеләп үтте - Бөгелмә Техника йорты үзенең иркен, киң залына шыгрым тулы халык җыйды. Хөрмәтле кунаклар рәтендә "ВЕЛЕС Капитал" инвестиция компаниясе генераль директоры, "БЭНЗ" җәмгыяте директорлар советы рәисе С.Жданов, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры, республиканың Премьер-министры урынбасары...

Ләйсән ВИЛДАНОВА әзерләде.
Автор фотосы.

Бу зур бәйрәм - заводның туган көне - җәмгыятькә гомерләрен багышлаган барлык буын вәкилләрен берләштерә. Ә предприятиенең барлыкка килүе һәм үсеше исә шәһәребез һәм районыбыз тарихы белән тыгыз бәйләнештә. Юбилей тантанасына җыелган халыкка иң элек тәкъдим ителгән заводның тулы тарихын тасвирлаган фильм шул хакта сөйләде һәм бәйрәмнең алдан ук бик бай эчтәлекле булачагына ишарә ясады.

Бөгелмә электр насослары заводы - машина төзү сәнәгате тармагының әйдәп баручы җәмгыятьләреннән берсе. Әле үзенең барлыкка килгән елларында ук "РЭТО" (элек ул шулай атала иде) дөньяда нефть чыгару һәм газ сәнәгате тармагы өчен җиһазлар җитештерүче һәм ремонтлауда алгы сафларда атлаучы завод була. Үткән гасырның 80 нче елларында Нефть сәнәгате министрлыгында нефть тармагы җиһазлары ремонтлау өчен бердәнбер предприя-
тие 90 нчы еллар уртасында батырма электр двигательләре җитештерә башлый. 2010 елда "БЭНЗ" "ВЕЛЕС Капитал" инвестиция компаниясе ярдәмендә "РУНАКО" ("Рус насос компаниясе") составына керә. Менә шул вакытта Россия, БДБ һәм якын чит илләрдәге нефть җитештерүче компанияләргә хезмәт күрсәтүдә зур тәҗрибәсе һәм ресурслары булган "Бөгелмә электр насослары заводы" компаниясе яңа сулыш ала. 2010-2012 ел аралыгында завод металл кою, механика һәм автомат цехларын дөнья стандартларына җавап бирә торган югары технологияле җиһазлар сериясе белән тулыландыра, продукция күләмен бик күпкә арттыруга ирешә.

Чыннан да, еллар буена бөртекләп туплаган көч-кодрәт бүген үзен тулысынча аклый. Заводта эшләүчеләр саны 1100гә җитте. Җитештерелгән продукция күләме, үткән елларга караганда, бермә-бер артты. Ә 2012 елга завод үз алдына 1 миллиард 100 миллион сумлык продукция эшләп чыгарырга дигән бурыч куйды. Уйлап карасаң, әлеге купшы саннар артына икътисади кризис шартларының явыз чынбарлыгы, соң дәрәҗәгә җитеп ашкан киеренкелеге, шуңа бәйле рәвештә һәр эшчедән, һәр хезмәткәрдән таләп ителә торган һөнәри осталык һәм тирән гыйлем яшерелгән.

Тормыш чынбарлыгы шундый - туган шәһәребездә эшләп килүче предприятие, меңнәрчә башка оешмаларның ачы язмышын урап узып, кабат күтәрелде, яхшы исемен саклап кала алды, алай гына да түгел, эш күләмен тагын да арттырырга, яңа заказчылар белән тотрыклы мөнәсәбәтләр урнаштырырга, җитештерү базасын яңартырга көч тапты.

"БЭНЗ" ААҖ генераль директоры Александр Наконечный залда утыручы завод ветераннарына, җитештерү алдынгыларына, компания партнерларына, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп: "Без бергә иң яхшы предприятие нигезен тәшкил итә алабыз һәм шул юнәлештә хәрәкәт итәбез", - диде. Республика Президенты Р.Миңнехановка заводка килгән яңа командага ышанганы, ярдәме өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. "Ә безнең уңышның нигезендә, әлбәттә инде, үз эшенә бирелгән, намуслы хезмәт коллективы, без алардан башка мондый күтәрелеш кичерә алмас идек. Заводта эшләүче барлык хезмәттәшләремә эшләгән эшләре, тырышлыклары өчен зур рәхмәтләремне белдерәм", - дип, изге теләкләрен ирештерде.

"Күптән түгел завод акционерлары, республика һәм район җитәкчелеге катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында очрашу булып үтте. Биредә заводның үсеш перспективалары турында фикер алышынды. Республика Президенты Р.Миңнеханов тарафыннан якын арада Татарстан Хөкүмәте белән завод җитәкчелегенең хезмәттәшлек итүе турында бердәм программа төзү хакында карар кабул ителде. Биредә нәкъ менә заводның үсеше, өстәмә эш урыннары булдыру, белгечләр әзерләү, яңа проектлар һәм башкалар каралачак. Бу киләчәктә тагын да биек үрләр яуларга юл ачыла дигән сүз", - дип билгеләп үтте хөрмәтле кунакларның берсе - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов. Ул заводта күргән яңа станоклардан, җиһазлардан бик канәгать булуын ассызыклады. "Болар предприятиегә башка көчле компанияләр янәшәсендә конкурентлык өстенлеген бирә. Хезмәт базарында иң мөһим билге - продукциянең сыйфаты ягыннан да завод калышмый. Бүген эшчеләр, бригадирлар белән аралашканнан соң мин шуны аңладым: эшче көчләргә биредә перспектива зур. Заводтагы социаль юнәлештәге иҗтимагый эшнең киң таралуы да сөендерә. Бу яшь белгечләр, профсоюз, ветераннар советы эшчәнлеге киң колачлы итеп алып барылуында чагыла. Күркәм, матур гадәтләр заводта сакланган һәм дәвам итә", - дип, үз фикерләре белән уртаклашты җитәкче.
Әйе, бәйрәмдә "БЭНЗ"га яңа сулыш өрүче "ВЕЛЕС Капитал" инвестиция компаниясенә дә игътибар зур булды. "ВЕЛЕС Капитал" компаниясе генераль директоры, "БЭНЗ" җәмгыяте директорлар советы рәисе С.Жданов завод мәнфәгатьләрен кайгыртып, барысын да эшләргә тырыша. "Заводның стратегиясе - якындагы 5 елда илнең нефть компанияләрен сыйфатлы җиһазлар белән тәэмин итүдә лидерлар рәтендә булу. Без табигать куеныннан нефть суы-
рып алучы насослар җитештерәбез. Ә насос ул скважинаның йөрәге һәм шуның өчен дә безнең җәмгыятебезнең девизы: "Там, где бьется сердце" ("Йөрәк типкән җирдә"). Без хезмәткәрләр йөрәген машина йөрәгенә янәшә куеп, аны хәрәкәтләндерергә сәләтле. Әлбәттә, мондый хезмәт базарында лидер булу бик дәрәҗәле һәм шул ук вакытта авыр да. Шуның өчен якындагы 3 елда заводның җитештерү модернизациясен тизләтү, продукция күләмен, ассортиментны арттыру һәм сыйфатны яхшырту өлкәсендә бик кызу темпларда эшләячәкбез", - дип, машина төзүчеләргә һәрвакыт камилләшергә, үсәргә дигән изге теләкләрен җиткерде.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры И.Касыймов заводның шәһәр һәм районга күрсәткән ярдәме өчен чиксез рәхмәтле. "Бүген Бөгелмә электр насослары заводы үзенең ярты гасырлык юбилеена яхшы күрсәткечләр белән килде, бу җәмгыять җитәкчелеге, хезмәткәрләре өчен генә түгел, ә барлык бөгелмәләр өчен дә зур шатлык, чөнки предприятиенең камилләшүе шәһәр һәм район үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Без завод авыр вакытлар кичергәндә нык борчылдык, әмма яңа команда бик кыска вакыт аралыгында яңа юллар, идеяләр белән алга ыргылды һәм бүгенге көндә алдынгылар рәтенә чыгуга иреште", - дип, предприятие коллективын олы юбилейлары белән котлады һәм киләчәккә корган барлык ният һәм планнарының тормышка ашуын теләде.

Билгеле инде, мондый зур тантаналар хезмәт алдынгыларын тәбрикләү-котлауларсыз үтми. Бу көнне дә бик күп эшче-хезмәткәрләргә югары дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Бәйрәмгә күтәренке рух өреп, Казаннан килгән "А-вация Плюс" иҗат төркеме артистлары һәм үзебезнең балалар бию коллективлары чыгыш ясады. Шулай ук башкалабыздан килгән җырчылар Алинә Шәрипҗанова, Салават Табаев, ТР халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, "Казан егетләре" вокаль группасы чыгышы залдагы барлык халыкның күңелен югары рухта тотты.

Матур тантанада күңел күтәренкеле-ге алган һөнәр ияләре, өлкәнең мөхтәрәм ветераннары чара тәмамланганнан соң да әле озак кына өйләренә таралыша алмыйча, аралаштылар: намуслы хезмәтләре өчен бүләкләнүчеләр аларга карата күрсәтелгән игътибарга сөенде, ә ветераннар үзләренең җир җимертеп эшләгән елларын искә алды.

Кичен Бөгелмә электр насослары заводының 50 еллык юбилеена багышланган бәйрәм шәһәр үзәгендә дәвам итте һәм район күләмендә үткерелүче чара төсмерен алды. Монысы инде заводның бөгелмәләргә бүләге иде. Мәйдан халык белән шыгрым тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Мөстәкыймованың һәм заводның баш инженеры А.Солтановның җыелган халыкка, заводка гомерләрен багышлаган шәхесләргә мөрәҗәгатеннән соң яше-карты, кечесе-олысы Казан кунакларының дәртле җыр-биюләрен тыңлап, күңелләрен күтәрде, аларга кушылып, үзләре дә җырлады һәм биеде. Җомга көнендә шәһәрдә үткән зур юбилей бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Юбилей чараларына йомгак ясап, шуны әйтәсе килә, заводта эшли дә, ял да итә беләләр. Бу көнне ишеткәннәр һәм күргәннәр нәкъ менә шуны дәлилли. Бүген аларга теләгебез бер: завод яшәсен һәм тагын да яңа үрләр яуласын. Авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар юлдаш булсын сезгә!

Рәсемдә: "БЭНЗ" җәмгыяте генераль директоры А.Наконечный ТР сәнәгать һәм азык-төлек министры Р.Зариповтан котлаулар кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса