Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә ярминкә адресын алыштыра

Яңа ел алдыннан, 24 декабрьдә иртәнге сәгать 8дән авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату ярминкәсе яңа урында - "Ленин урамы, 129" адресында, "Воздвиженский" агропромпарк территориясендә (Райпо базасы, элеккеге йомырка базасында) эшләячәк. Ярминкәдә Татарстанның Көньяк-көнчыгыш районнарының алдынгы авыл хуҗалыклары, фермерлары, шәхси хуҗалыклар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре кулланучылар кооперацияләре катнашачак һәм халыкка ит,...

Яңа ел алдыннан, 24 декабрьдә иртәнге сәгать 8дән авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату ярминкәсе яңа урында - "Ленин урамы, 129" адресында, "Воздвиженский" агропромпарк территориясендә (Райпо базасы, элеккеге йомырка базасында) эшләячәк.

Ярминкәдә Татарстанның Көньяк-көнчыгыш районнарының алдынгы авыл хуҗалыклары, фермерлары, шәхси хуҗалыклар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре кулланучылар кооперацияләре катнашачак һәм халыкка ит, сөт, балык, яшелчә продукцияләре, урман күчтәнәчләре, кул эшләнмәләре һәм башка экологик чиста товарлар тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук анда чыршы һәм нарат, алалрны бизәү әйберләре дә сатып алырга мөмкин булачак.

Моннан тыш, шәһәр үзешчән сәнгать коллективлары ярминкәгә килүчеләр өчен күңел ачу программасы әзерлиләр. Ә волонтёрлар өлкән яшьтәгеләргә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә сатып алган әйберләрен өйләренә кайтарып бирергә ярдәм итәчәк.

Бәйрәм ярминкәсенә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса