Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Ярдәм кулы сузыйк!

Ел саен декабрь башында Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемасына дәүләт һәм җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү.

Татьяна КУПЧЕ,
социаль яклау идарәсе җитәкчесе.
Ләйсән Зәйнуллина тәрҗемәсе.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр безнең арада яшиләр, аларның авыруларын җиңәргә тырышуларына, рухи яктан көчле булуларына сокланып карыйсың.

Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр саны - 8479, шуларның 323е - гарип балалар. Аларга тормыш авырлыкларын җиңәргә, җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итү безнең бурычыбыз булып тора.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында төрле чаралар үткәрелә. 30 ноябрь көнне шәһәребездә "Шәфкатьлелек" халыкка социаль ярдәм күрсәтү фондына әйберләр һәм акча җыю буенча хәйрия марафоны узды. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, аз тәэмин ителгән гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм күрсәтү чарасы хакимият вәкилләрен, шәхси эшмәкәрләрне, җәмәгатьчелекне берләштерде (рәсемдә).

Күпчелек гарипләргә, актив тормыш алып бару өчен, физик һәм психологик киртәләрне җиңеп чыгарга туры килә. Йөрүе авыр булганнарга җәмәгать транспортына эләгү мөмкинлеге юк, кайбер очракларда хәтта алар өйләреннән дә чыга алмыйлар. Инвалидлар өчен шулай ук белем алу һәм эш табу зур проблема булып тора.

Нәкъ менә шуңа күрә Бөгелмә муниципаль районында "Инвалидларга мәгълүмат һәм социаль инфраструктура объектларына эләгү мөмкинлеге тудыру" программасы кабул ителде. Беренче адымнар инде ясалган, ләкин алда әле зур эшләр көтә: биналарны, коляскалы инвалидлар яши торган торак йортларны кирәкле чаралар белән җиһазландыру. Бу чаралар инвалид балаларга гадәти мәктәпләрдә белем алырга, социаль инфраструктура биналарына керергә һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудыра.

Без ярдәмгә, игътибарга мохтаҗлар турында беркайчан да онытырга тиеш түгел. Аларга ярдәм кулы сузыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса