Янгын афәтеннән сак булыйк!
Татарстан территориясендә 15 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Моңа бәйле рәвештә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җәза чаралары да кырыслана.
Сергей ШАЛАМОВ,
БМР янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнардан түләтелә торган штраф күләме 2 меңнән 4 мең сумга; җитәкчеләрдән - 15-30 меңгә; юридик затлардан 400-500 мең сумга кадәр җитә. Ә гадәти чорда алар гражданнар өчен - 1-1,5 мең; җитәкчеләргә - 6-15 мең, юридик затка 150-200 мең сум тәшкил итә.
Республикада коры һәм җилле көннәрнең озакка сузылуы шундый кырыс чаралар күрергә мәҗбүр итә. Чөнки хәзер кешеләрнең дачаларда, урманнарда учаклар ягуы, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен санга сукмаулары - еш очрый торган күренеш. Ә инде кипкән үләнгә ут төртү илкүләм афәткә әйләнде дисәк тә, әллә ни арттыру булмас. Быелгыдай коры һавада мизгел эчендә дөрләп киткән ут тиз арада урманнарга, каралты-кураларга, коймаларга үрли, халык хуҗалыгына миллионлаган сумлык зыян китерә. Һәм бу казаның сәбәпчесе булып бик еш кына исерек кешенең ваемсызлыгы, яисә балаларның ут белән шаяруы тора.
Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге бүлеге халыкка мөрәҗәгать итә: узган елдан калган чүп-чарларны, коры кура һәм үләннәрне җыештырыгыз, бигрәк тә агач корылмалар тирәсен чиста тоту кирәк. Аларны биналардан 50 метрдан да якынрак арада яндыру катгый тыела. Коры яфракларны тимер мичкәләргә тутырып яндырсагыз да, очкын читкә сибелмәсен өчен игътибар белән карап торырга кирәк. Иң яхшысы - чүпне контейнерларга тутыру.
Урманнар да ярдәмгә мохтаҗ
Урманнар яну шулай ук илкүләм афәткә әйләнеп бара. Һава җылынуга, табигать кочагында ял итәргә теләүчеләр саны күпләп арта. Тик кешеләрнең ваемсызлыгы, гади генә кагыйдәләрне дә үтәмәүләре еш кына коточкыч нәтиҗәләргә китерә: зур мәйданнарда урманнар янып бетә, уникаль экосистема юкка чыга. Урманнардагы янгыннарны сүндерүгә Россия зур чыгымнар сарыф итә.
Резеда ЕРМАКОВА,
21 нче янгын сүндерү часте кече инспекторы.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, янгыннарның 90 проценты кешеләр гаебе белән чыга. Ә бит уттан табигатьнең кешеләр аеруча яратып ял итә торган урыннары харап була. Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре тагын бер кат мөрәҗәгать итәләр: ут белән бик игътибарлы эш итегез! Сезнең саксызлык зур проблемалар чыганагы булмасын дисәгез, истә тотыгыз: коры үләннәрне яндырмагыз, ә инде башкаларның шул эшен күрсәгез, туктатыгыз. Коры урманнарда, торфлы җирләрдә учак якмагыз. Сүндерелмәгән шырпыны, тәмәке төпчеген җиргә ташламагыз, урманнарда шартлаткыч уенчыклар, әйберләр кулланмагыз. Автомобильләрдә, мотоциклларда урман эченә кермәгез. Кечкенә генә очкынның зур янгын чыгаруы бик ихтимал. Моны янәшәгездәге кешеләргә дә аңлатыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа