26 июльдә узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин үзенең чыгышын традиция буенча төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында хезмәт куркынычсызлыгының торышы турында сөйләүдән башлады. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Әлфия ЗАРИПОВА.
Капиталь ремонт
24 июльгә булган рәсми мәгълүматларга караганда, 40 районда 2 256 инспекция тикшерүе уздырылып, аларның нәтиҗәләре буенча Татарстанның
10 районында техник иминлекне бозуның 37 факты ачыкланган. Безнең Бөгелмәдә дә шундый ике очрак теркәлгән.
Министр билгеләп үткәнчә, капремонт программасы буенча 5 муниципаль райондагы 18 объектта эш графиктан 25 процентка артта калып бара. Президент моның сәбәпләрен сорагач, Ирек Фәйзуллин: "18 йортның 11ендә лифт җайланмаларын китерү соңга калганга күрә, шушы проблема килеп туды", - дип җавап бирде.
Бөгелмә муниципаль җирлегендә быел 43 күпфатирлы йорт төзекләндерелергә тиеш булып, бүгенге көнгә аларда башкарылган эш күләме 82 процент тәшкил итә.
2014 елда мәктәпләрдә капиталь ремонт кысаларында барлык 159 мәктәптә дә эш финиш сызыгына якынлашып килә (Бөгелмәдә мәктәпләрне ремонт-лауга бүлеп бирелгән акчаларны үзләштерү 88 процент тәшкил итә). 13 районда капиталь ремонт төгәлләнгән.
Социаль объектларның җылыту системасын ремонтлау программасы буенча Газлаштыру фонды тарафыннан бюджет өлкәсе объектларында җылыткыч казаннарын алмаштыру эше 30 муниципаль районның 212 объектында алып барыла, 383 казанның 351е урнаштырылган. Бездә исә планда каралган объектларның барысында да казаннарны алыштыру эше төгәлләнгән.
Җылыту системасын индивидуаль казаннарга күчерү программасы буенча Газлаштыру фонды тарафыннан 3 349 фатирда фасад газүткәргечләр монтажланган (86,2 процент), 3 421 фатир эчендә монтаж ясалган (88,1 процент). Бөгелмәдә быел план буенча 61 фатирда ике контурлы казаннар урнаштыру каралган булса, август башына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, аларның барысы белән дә килешүләр төзелгән, фасад газүткәргечләрен алыштыру эше 98 процентка үтәлгән, фатир эчендәге газүткәргеч торбаларны яңарту 60 фатирда башкарылган, 54 фатирда исә җылылык системасы тулысынча монтажланган.
Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү эше республикада актив дәвам итә.
Уракка төштеләр
Татарстанда бөртеклеләрне җыюга керештеләр, дип белдерде авыл ху-җалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзенең чыгышында. 2014 елның 26 июленә 79 мең гектарда игеннәр суктырылган (барлык мәйданның 5 проценты дигән сүз). Бөртеклеләрнең тулаем җыемы бүгенгә 188 мең тонна тәшкил итә, шул исәптән уҗым бодае - 131 мең тонна. Гектардан уртача 23,7 центнер уңыш чыга, уҗым бодаеныкы - 24,6 центнер.
Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлардан барлык ресурсларны 2014 ел уңышын җыйнауга юнәлдерүне сорады. "Без бөртеклеләрнең бер килограммын да әрәм итмичә җыеп алырга тиеш", - диде ул.
Терлеккә азык әзерләү эше дә дәвам итә. 2014 елның 26 июленә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада 900 мең тонна терлек азыгы әзерләнгән, шул исәптән печән - 470 мең тонна, сенаж - 2 300 мең тонна. Әлегә 1 баш шартлы терлеккә уртача 15,2 центнер мал азыгы туры килә.
Бөгелмә муниципаль районында мал азыгы әзерләү мәсьәләсенә килгәндә, 27 июльгә булган рәсми мәгълүматларга караганда, районда 11 мең тонна печән (шуның 6 мең тоннасы - җәмәгать терлекләре өчен), 16,3 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бу 1 баш шартлы терлеккә 15,1 центнер дигән сүз. 1,6 мең гектар мәйданда берьеллык үләннәр һәм мал азыгы катнашмасы чабып алынган (53 процент).