Янә бәйрәм белән!
14 гыйнварга каршы төндә русиялеләр гаҗәп бер бәйрәм - Иске Яңа елны билгели. Аның килеп чыгу тарихы күпләр өчен әлегә кадәр сер булып кала. Эш шунда ки, XV гасыр ахырына кадәр славян халыклары да, төркиләр дә ел башын 22 мартта - төн белән көн тигезләшкән вакытта билгеләгән. 1492 елдан башлап...
14 гыйнварга каршы төндә русиялеләр гаҗәп бер бәйрәм - Иске Яңа елны билгели. Аның килеп чыгу тарихы күпләр өчен әлегә кадәр сер булып кала. Эш шунда ки, XV гасыр ахырына кадәр славян халыклары да, төркиләр дә ел башын 22 мартта - төн белән көн тигезләшкән вакытта билгеләгән. 1492 елдан башлап чиркәү кануннары нигезендә христианнар Яңа елны 1 сентябрьда бәйрәм итә башлый, ә башка дин тотучылар исә моңа буйсынмый. 1699 елның 15нче декабрендә Петр I тарафыннан кабул ителгән указ нигезендә Русия халкы тулаем Юлиан календарена күчерелә. Яңа елны да декабрь ахыры - гыйнвар башында каршылый башлыйлар.
Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 елда большевиклар Европа һәм Русия календарьларын тәңгәлләштерер өчен илне Григориан календарена күчерә, нәтиҗәдә вакыт исәбе 13 көнгә алга сикереш ясый. Шулай итеп, ике гасырдан артык иске стиль белән яшәгәндә күнегелгән Яңа ел көне яңа стиль белән 14 гыйнварга күчә. Ул рәсми рәвештә бәйрәм ителмәсә дә, халык аны, Иске Яңа ел дип атап, ике мәртәбә - беренче һәм унөченче гыйнварда билгели башлый.
Традиция буенча бөгелмәлеләрнең дә күбесе бу көнне янә Яңа елны каршы алачак. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге дата гыйнварь ае бәйрәмнәренә нокта куючы булып тора. Ашап, эчеп туйган халык әкрен генә эшкә кереп чума, яңа ел теләкләрен тормышка ашыра башлый.
Бәйрәм артык түгел анысы, тик иң кызганычы шул, бу көннән соң өй түрендә торган ураман гүзәлкәе - чыршы чәнечкеле бер агачка әверелә. Фатирдан аны чыгарып аткач, ул киңәеп китә, ә күңелдә бер җиңеллек барлыкка килә. Бераз моңсу булса да, карга агач утырттык дип, халык күңелен юата. Менә шулай Яңа ел гүзәленең гомере кызганыч тәмамлана, ул чүплек янын бизи башлый. Бизи башлый диюем, ялгышлык түгел, чөнки алар әле берничә атна дәвамында сокланулы һәм үз чиратында кызганычлы күз карашларына күмеләчәк. Элек әлеге агачларны мал азыгына кушар өчен витаминлы он ясап, кулланалар иде. Быел ничегрәк булыр? Монысы сорау булып кала. Чүплектәге гүзәлкәйләрне файдага кулланырлар дигән өмет бар әле. Тик хәзергә алар - чүплектә...
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа