Ялкыннарда яндың, тилмердең...
Шушындый ямьле җәй иртәсе иде бит, үзәкләрне өзеп, "үлде" хәбәрен ишеттек... Инде моңа 13 ел гомер узган, ә Мәхтүм - гади, йомшак күңелле, милләт өчен ут йотып яшәгән, үз халкыбызны өзелеп сөйгән безнең кебек кешеләрнең күңелен яхшы аңлаган Мәхтүм Мәхмүт улы Мостафин әле һаман янәшәбездәдер, елмаеп кына кирәкле сүзен сөйлидер...
Шушындый ямьле җәй иртәсе иде бит, үзәкләрне өзеп, "үлде" хәбәрен ишеттек... Инде моңа 13 ел гомер узган, ә Мәхтүм - гади, йомшак күңелле, милләт өчен ут йотып яшәгән, үз халкыбызны өзелеп сөйгән безнең кебек кешеләрнең күңелен яхшы аңлаган Мәхтүм Мәхмүт улы Мостафин әле һаман янәшәбездәдер, елмаеп кына кирәкле сүзен сөйлидер сыман...
Ул көннәрдә шәһәрдәге милләттәшләребезнең кайгысын сөйләп бетерерлек түгел иде. Барыбызның да йөрәк әрнүен якташыбыз Әсгать Закиров үзенең шигырь юлларында бик ачык әйткән иде ул чорда. Бүген дә шул шигырьне кабат укып, югалту-әрнүләр аша мәрхүмнең рухына дога ирештерик әле.
Тәрәзәгә карап, уйга баттым -
Син дә киттең, Мәхтүм, арадан...
Язылмаган күпме шигырең калды,
Төшәлмичә "кызган" табадан.
Үзең дә шул таба тирәсендә
Ялкыннарда янып тилмердең.
"Уян, татар, уян!" - дия-дия,
Усалларның күзен тидердең...
Без татар дип, кемгә исбат ясадың?
Без һаман шул, бер үк татарбыз!
"Минем уйны берәү әйтер", - диеп,
Тыныч кына яшәп ятабыз...
Үлем үкенечсез булмый, диләр.
Тик синеке түгел үкенү.
Гомерең белән үрнәк күрсәткәнчә,
Янып, көеп, яшәп үтү ул.
Бадъянчәчәк КӘБИРОВА.
Бөгелмә шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа