Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Якын кешегезгә бүләк ясагыз – бәйгегә фото җибәрегез

Тиздән язның иң беренче һәм иң матур бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Дөньядагы иң гүзәл зат" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. Сездән әниегез, әбиегез, апагыз, сеңлегез, үзегез төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Шунысын да искәртеп үтәсе килә, Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, бәйгегә килгән...

Тиздән язның иң беренче һәм иң матур бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне.

Шул уңайдан "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Дөньядагы иң гүзәл зат" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. Сездән әниегез, әбиегез, апагыз, сеңлегез, үзегез төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Шунысын да искәртеп үтәсе килә, Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, бәйгегә килгән барлык фотолар да "Бөгелмә авазы" газетасында басылып чыгачак.

Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны, фотода кем булуын күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерыгызны да юллавыгызны сорыйбыз. Аларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки "ВКонтакте" челтәрендәге администраторга https://vk.com/id378693978 "Дөньядагы иң гүзәл зат" дип җибәрүегез сорала.

Фотолар 25 февральгә кадәр кабул ителә.

Бәйге турында барлык мәгълүмат "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында һәм "ВКонтакте" челтәрендә газетаның шәхси битендә булачак.

Җиңүче пар тавыш бирү нәтиҗәсендә ачыкланачак.

Иң үзенчәлекле дип табылып, аеруча күп тавыш җыйган фото авторын спонсорыбыз "Алина" матурлык салоныннан бик шәп бүләкләр: 1 урынга - 1500лек, 2 урынга - 1000лек, 3 урынга - 500 сумлык "Матурлык" сертификатлары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса