Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Яктылык кояш янында, яхшылык ана янында

Әни! Әнкәй! Бу сүзнең бөеклеге, күркәмлеге, изгелеге турында язып та, сөйләп тә, җырлап та бетереп булмас, ахры. Төптән уйлап карасаң, өч хәрефтән торган шушы гади генә сүзгә үтә тирән мәгънә салынган, дөньядагы бар изгелек иңгән. Аллаһы Тәгалә әлеге бөек сүзгә лаеклы хатын-кызны йомшак табигатьле, сүзчән, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Фото - гаилә альбомыннан.

Рәйсә Исмәгыйль кызы һәм Рамил Әлван улы Сафиннар гаиләсе һәркемгә үрнәк булырлык. Алар гомер юлы буйлап кулга-кул тотынышып, горур адымнар белән атлыйлар, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Рамил Әлван улы бүгенгесе көндә "Горизонт" фәнни-җитештерү берләшмәсендә эшли. Рәйсә Исмәгыйль кызы исә "ТНГ-Групп" җәмгыятенең "Геоинформ" үзәгендә көч куя.

Пар булып кушылган канатларның икесе дә Бөгелмәдә туып-үсә. Рәйсә ханым Сания һәм Исмәгыйль Әхмәтовларның тырыш гаиләсендә бердәнбер кыз булып тәрбияләнә. "Әнием төп хезмәтеннән кала нидер тегү, бәйләү кебек эшләр башкармаса, тагын бер көнем бушка үтте инде дип хафалана иде", - дип искә төшерә Рәйсә ханым. Исмәгыйль әфәнде дә Асия һәм Әлван Сафиннарның сабыр, тырыш гаиләсендә бердәнбер ул булып үсә. Менә шуңадыр да, гаиләдә бердәнбер бала булып тәрбияләнгән ике яшь йөрәк ишле гаилә төзи. "Әти-әниләребезгә бик зур рәхмәт, аларның изге киңәшләре, ихлас догалары белән язмышларыбызны бәйләдек һәм бүгенге көндә дә аларның әйткән сүзләренә таянып яшибез", - ди бәхетле пар. Танышу тарихларына килгәндә, аларны геофизика оешмасы кавыштыра. КДУның геология факультетының 4 нче кур-сында укып йөргәндә, кыз геофизика җәмгыятенә практика үтәргә кайта. Ә бу вакытта биредә Рамил Әлван улы электрончы булып эшли торган була инде. Шулай итеп, 1984 елда Рәйсә ханым укуын тәмамлап, оешманың геофизик эшләр буенча Бөгелмә конторасына эшкә кайткач, матур гаилә төзелә, бәхетле пар үз алдына әллә никадәр гүзәл хыяллар, максатлар куя. Изге ниятләр белән уртак тормыш башланып китә. Иң беренче булып, аларның бәхетләрен тагын да тулыландырып - Марат, озакламый икенче уллары - үз бәхете белән Марсель аваз сала, бераздан соң өченче малай - Дамир туа. Ә дүртенче булып, бик көттереп кенә кыз бала - Венера дөньяга килә. Күпме шатлык, куанычлар, онытылмаслык бәхет мизгелләре алып киләләр бу балалар үзләре белән.

2001 елда, кызы белән декрет ялыннан соң, Рәйсә ханым үзе эшләгән җәмгыятьнең интерпретация төркеменә эшкә күчә, 2008 елда оешманың "Геоинформ" үзәгенә килә һәм бүгенге көнгә кадәр беренче категорияле геофизик булып эшли. Шулай итеп, 23 ел инде ул - предприятиенең намуслы хезмәткәрләре сафында. "Аллага шөкер, гаиләмдә генә түгел, хезмәт коллективында да мин бик бәхетле, һәрвакыт яхшы, мәрхәмәтле кешеләр белән генә эшләргә туры килде. Хезмәттәшләрем ярдәм кулы сузарга гел әзер булдылар, җитештерүдә яхшы нәтиҗәләрне дә бердәмлектә, ярдәмләшеп яуладык", - ди Рәйсә ханым.

Тыйнак тәрбия нәтиҗәседер инде, гаиләдә дә балалар үзара бик тату яшиләр. Бертуганнар арасында нидер бүлешү, ачуланышулар юк. Алма агачыннан ерак төшми дигән сүзләрнең дөреслеген тагын бер кат раслап, кыз-уллар да әти-әниләре кебек тырыш, тәртипле, итагатьле булып үсәләр. Бүгенгесе көндә олы уллары хезмәт юлын башлап та җибәргән инде. Марат КФУның геология-нефтегаз факультетын тәмамлап, Уренгойда нефть тармагы өлкәсендә эшли. Марсель дә "ТНГ-Групп" җәмгыяте юлламасы буенча шул ук уку йортында абыйсы сайлаган һөнәрне үзләштерә - бүгенгесе көндә ул 4 нче курс студенты. Димәк, тиздән геофизика оешмасы тагын бер яшь белгечкә тулыланачак. Дамир исә - 2 нче лицейның 10 нчы сыйныф, Венера 6 нчы сыйныф укучысы. Алар республика, шәһәр күләмендә үткәрелүче төрле олимпиадаларда бик теләп катнашалар, еш кына мактаулы урыннар да яулыйлар.

"Бүгенге болгавыр заманда күп бала табып, аларны тәрбияләп үстерүдән курыкмадыгызмы?" - дигән сорауга Рәйсә Исмәгыйль кызы: "Без беркайчан да
4 балабыз булыр дип уйламаган идек. Ләкин Ходай шулай язгандыр инде. Мин балаларым, ышанычлы, сабыр җәмәгатем өчен язмышка бик рәхмәтле", - ди. Әйе, гаилә бәхете - мәрхәмәтле балаларда диләр. Сафиннар гаиләсе бу сүзләрнең хаклыгына торган саен ныграк төшенә. Бәхетнең татулыктан, тигез тормыштан, бер-береңне аңлаудан гыйбарәт икәнен яхшы аңлаган гаилә күз нурларының җәмгыятькә файдалы, мәрхәмәтле шәхес булып үсүләре өчен барысын да эшләгән: үзләренең шәхси мисалларында тормышка яхшы мөнәсәбәт тәрбияләгән. Йөрәк парәләрен кечкенәдән өй, кул эшләренә өйрәтеп үстергәннәр. Бүгенгесе көндә ананың иң зур хыялы - балаларны укытып аякка бастыру, зур йортта җәмгыятьтә үз урыннарын тапкан күз нурларын, оныкларын каршы алып, алар белән бергә шатланып, якыннары өчен куанып яшәү.

Олы йөрәкле, бүгенге тормышның авырлыкларына карамастан, күп бала табарга, тәрбияләргә батырчылыгы җиткән барлык әниләргә дә озын гомер, ныклы сәламәтлек, юлларында ак чәчәкләр булуын, җәмәгатьләре белән пар канатлы аккош кебек бәхет диңгезендә йөзүләрен телисе килә һәм, гомумән, аларның һәр көннәре кояшлы, һәр мизгелләре шатлык-лы булсын иде.
Рәсемдә: Рәйсә ханым улы Дамир һәм кызы Венера белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса