Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Якты һөнәр иясе

Әллә ничә төрле сукмаклар, йөз төрле эш, шөгыль, мөмкинлекләр арасыннан нәкъ синең рухыңа, асылыңа, сәләтеңә туры килгәне бер генә булырга мөмкин. Үзеңдәге талант хәзинәсен ачу - зур бәхет. "Татэнергосбыт" җәмгыятенең Бөгелмә филиалы директоры Альберт Касыймовтан: "Бәхет нәрсә ул?" - дип сорагач: - Эшеңә елмаеп бару, эшеңнән елмаеп кайту - үзе...

Әллә ничә төрле сукмаклар, йөз төрле эш, шөгыль, мөмкинлекләр арасыннан нәкъ синең рухыңа, асылыңа, сәләтеңә туры килгәне бер генә булырга мөмкин. Үзеңдәге талант хәзинәсен ачу - зур бәхет. "Татэнергосбыт" җәмгыятенең Бөгелмә филиалы директоры Альберт Касыймовтан: "Бәхет нәрсә ул?" - дип сорагач:

- Эшеңә елмаеп бару, эшеңнән елмаеп кайту - үзе зур бәхет инде ул, - дип җавап бирде.

Аны аңларга була. Үз һөнәрен яраткан, аңа көн дә гашыйк халәтендә йөргән кешенең бәхетле булуын аңлыйм мин: чөнки көннең, гомернең өчтән бер өлеше, гадәттә, эштә, эш урынында, хезмәттәшләр арасында уза бит.

- Эшемне бик яратам мин. Электр энергиясе ир-егет энергиясе белән бәйле инде ул. Бу өлкәдә эшләү зур җаваплылык таләп итә. Бигрәк тә безнең "Энергосбыт"та. Без электр энергиясен кулланучылар белән энергетиклар арасын тоташтыручы элемтә җебе булып торабыз. Шуңа да эзгә салынган эшне бер җирдә дә туктатырга ярамый. Эзлеклелек өзелсә, кулланучылар электр энергиясез кала, ә энергетиклар - чыгымнарга тоткан акчасыз. Без үзебезнең тормышыбызны электр энергиясеннән башка күз алдына да китерә алмыйбыз бит. Әгәр кисәк кенә ут бетсә, тормыш туктап калган кебек тоела.

Татар халкы борын-борыннан үзенең балаларын булганның кадерен белергә, әрәм-шәрәм итмичә, саклап яшәргә өйрәткән. Электр энергиясе дә үзенә карата сак караш таләп итә. Аны саклап тоту бик мөһим. Ә "Энергосбыт" җәмгыятенә килгәндә, ул - бик ихтирамга лаек һәм ышанычлы оешма. Аның киләчәге зур. Бүгенге көндә без Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Лениногорск, Чирмешән районнары белән хезмәттәшлек итәбез, - ди Альберт Әсгать улы.

Альберт Касыймов, чыннан да, үз һөнәренә гашыйк кеше. "Энергосбыт" җәмгыятендә эшли башлаганчы ук инде ул үзен Бөгелмәдә танытып өлгерә. Белгечлеге буенча икътисадчы-кибернетикка компьютерлаштыру заманында сорау зур була. Ул эш стажын "Башнефть" белән "Татнефть" өлкәсендә электр линияләрен төзүче-подряд оешмасы булган "ОМУ-8" монтажлау-көйләү идарәсендә икътисад директоры булып тора. Аннары Бөгелмә элеваторы белән җитәкчелек итә

- Мин эшләгән чорда элеваторда зур үзгәрешләр булды. Ашлыкны ул заманда күмер, дизель ягып киптерәләр иде, ә без аны газга күчердек. Ипи булсын дип, ашлыкны сыйфатлы итеп саклауга күчерүдә эш тыгыз булды. Барысы да заманча булсын дип тырыштык инде, - дип искә ала ул чорларны җитәкче.

Элеваторда эшләгәннән соң, Альберт Касыймов "Акбаш" авыл хуҗалыгын җитәкли. Аннары Бөгелмә районының башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары була. Ул эшләгән дәвердә Татарстанда кече бизнеска ярдәм итү, аны үстерү бурычы куела. Бу юнәлештә районыбызда бер ел эчендә 40ка якын эшмәкәр 19 миллион сумлык грант ота һәм, шул рәвешле, мини-пекарнялар, сөт ташу машиналары,такта яру җиһазлары алып, үз эшен башлый. Шуның нәтиҗәсе буларак, район республика күләмендә мактаулы 3 нче урынга чыга.

Моннан тыш, Альберт Касыймов 14 ел дәвамында депутатлык эшен дә алып бара.

- Шәһәребезнең иң тырыш депутатларының берсе ул. Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр әзерләүме, кече авылларга автолавкалар (автокибетләр) оештыру дисеңме, ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер, - ди аның турында Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова.

Үзен таныткан, армый-талмый эшләүче җитәкче тырышлыгын кечкенәдән дөрес тәрбия алу белән бәйләп аңлата.

- Хулиган булып үсәргә туры килмәде. Әтием Әсгать бик җитди (авыл хуҗалыгы җитәкчесе), таләпчән кеше иде, ә әнием Мария - укытучы. Асыл тәрбия алдык без (гаиләдә өч ир-бала үстек). Мәктәпне "4"ле, "5"ле билгеләренә бетердем, "ударник" идем. Барысы өчен дә әти-әниемә тирән рәхмәтемне җиткерәсем килә, - ди Альберт Касыймов.

Көчле ир-егет артында көчле хатын-кыз тор, дип, юкка гына әйтмиләр. Альберт Касыймовның да андый кешесе, тормыш иптәше Диләсе бар. Алар ике кыз: Альбина белән Камиләне тәрбияләп үстергәннәр.

- Дилә өчен мин барсын эшләргә әзер. Мин аны бик яратам. Кызларны тәрбияләүдә ул 70 процент өлешен кертте. Чөнки, беренчедән, балаларыбыз - кызлар, мин кызлар тәрбияләүне күреп үскән кеше түгел бит, ә икенчедән, эш дигән әйбер бар... Аннан соң мин бер кулдан ашарга өйрәнгән кеше. Хатыным пешергән ризыклар телеңне йотарлык була. Бигрәк тә балык ризыклары. Мин үзем балык тотарга мөкиббән, аучылык белән дә шөгыльләнәм (елына бер тапкыр). Бер сүз белән әйткәндә, тәрбияле гаиләдән гаилә учагын сүндермичә тота белүче, тәрбияләп торучы хатын-кыз кулына эләктем. Ул - минем бәхетем йозагы, - ди гаилә башлыгы.

Альберт Әсгать улы чик сакчысы булып хезмәт иткән. Шуңа да 28 май көне аның өчен истәлекле дата булып санала.

- Солдат тормышы ир-егетне чыныктыра. Ә чик сагында беренче бүлек командиры булу дәрәҗәле эш булып санала. Шуңа да чик сакчысы булуым белән горурланам мин. Армиядә алган тәҗрибә бүгенге көндә бик кирәкле булып чыкты. Җитәкче булу - җиңел эшләрдәнтүгел бит, - ди кичәге солдат.

Бүгенге язмабыз герое 1 март көнне 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ярты гасыр гомер итү ул үзенә күрә нәтиҗәләр ясау, яшь чакларны, эшләгән эшләрне хәтердә яңарту булып тора. Бүгенгесен һәм киләчәген иң якты һәм кирәкле шөгыльләрнең берсе - энергетик һөнәре белән бәйләгән җитәкчене без дә олуг юбилее белән котлыйбыз. Россиянең 2020 елга кадәрге үсеш планында электр энергиясе эшләп чыгаруны 1,5 тапкыр арттыру (150 ГВТка кадәр) күздә тотыла. Әлеге максаттан уннарча яңа электр станцияләре төзергә, меңнәрчә километр электр тапшыру линияләре сузарга, аларның өзеклексез эшләвен тәэмин итәргә кирәк булачак. Димәк, героебызның башкарасы эшләре әле алда. Сезгә яңадан-яңа уңышлар телибез, Альберт Әсгатович!!!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

(Фотолар - авторныкы һәм А. Касыймовның шәхси альбомыннан).

КОТЛАУ

Хөрмәтле Альберт Әсгатович, Сезне 50 яшьлек юбилеегыз белән белән чын күңелдән котлыйбыз. Хәзерге заманда энергетика - җәмгыять үсеше нигезе. Сәнәгать предприятиеләре, дәүләт учреждениеләре, мәктәпләр, сырхауханәләрнең өзеклексез эше, йортлардагы җылылык һәм уңайлыклар булдыру энергетиклар хезмәте белэн турыдан туры бәйле.

Без сезгә нәтиҗәле эшегез, үз вазифаларыгызны намуслы башкаруыгыз, хезмәтегезгә җаваплы һәм һөнәри каравыгыз өчен рәхмәтле.

Сезгә уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телибез. "Татэнергосбыт" җәмгыяте коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса