Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Якты хыяллар, матур өметләр илә!

Хөрмәтле якташлар, кадерле дуслар! Сезне чын күңелемнән Яңа 2015 ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм! Бу бәйрәмнәр һәрчак үзгә бер кәеф чыганагы булып тора. Аларны билгеләп үтү - иң җылы традицияләребезнең берсе. Буыннардан-буыннарга күчеп килеп, безне берләштерә торган бәйрәм бу.

Узган елда без шактый уңышларга ирештек: шәһәр һәм районыбыз күпмедер дәрәҗәдә яхшыра, байый төште, уңайлыклары артты. Бу казанышлар артында - сезнең һәркайсыгызның тырышлыгы, фидакарь хезмәте. Шуңа күрә дә Яңа елны киләчәккә якты хыяллар, матур өметләр белән каршылыйбыз.
Иминлеккә һәм муллыкка киеренке хезмәт, шәхси уңышлар, алга куйган ниятләрне гамәлгә ашыру өчен көчле омтылышлар аша гына ирешеп була. Ул казанышлардан исә туган шәһәребез Бөгелмәнең һәм районыбызның язмышы корыла, ә гаилә, балалар, әти-әниләр турында кайгыртучанлык дигән сүзләр үзебез яши торган, аны гөлбакчадай гүзәл һәм имин итеп күрергә теләгән төбәгебез язмышы өчен җаваплылык дигән төшенчәдән аерылгысыз ул. Барыбыз бердәм эш иткәндә генә Бөгелмәнең алга таба үсеш-хәрәкәтен, уртак планнарыбызның гамәлгә ашуын тәэмин итәрлек көчле була алабыз.
Кадерле дуслар! Яңа елда безне күп эшләр көтә: икътисадта, кешеләр тормышын яхшыртуда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы төстә билгеләп үтәргә кирәк. Бу бурычларны уңышлы башкарып чыгарбыз дип ышанам. Бөгелмә киләчәктә дә үзенең үсеше һәм күркәм гамәлләре белән үрнәк булып торачак.
Сәламәтлек һәм бәхет телим сезгә! Һәрбер йортка шатлык тулсын, һәр гаиләдә тынычлык, иминлек һәм муллык булсын!
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса