Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Яхшы эшче булу – якты хыял

2019 елда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты Казанда узачак. Татарстан бу хокукны Франция белән Бельгиядән "тартып алды". "WorldSkills Competition - 2019" һөнәри осталык чемпионаты уздыру өчен өч ил: Россия (Казан), Франция (Париж) һәм Бельгия (Шарлеруа) дәгъва кылды. Дүшәмбе көнне "WorldSkills International"ның Сан-Паулудагы генераль ассамблеясында мәртәбәле жюри әгъзаларының күпчелеге Казан өчен...

Бөгелмә механика заводы техник-конструкторы Алексей Чернуха "WorldSkills" чемпионаты Казанда уза дигән яңалыкны Чиләбе өлкәсендә командировкасы вакытында "Ура!" кычкырып каршы алган. Бу аңлашыла да. Егет - 2015 елның май аенда Казанда узган "WorldSkills" милли чемпионатында катнашып, Бөгелмәне республикага таныткан егет. Ул "Инженерная графика CAD" номинациясендә 3 нче мактаулы урынны ала.
Бүгенге көндә Алексей Чернуха Бөгелмә механика заводында техник-конструктор булып эшли. Ул - нефть алу өчен зур савытлар ясаучы. Эшче һөнәрен үз теләге белән сайлаган. "Заводта киләчәктә дә эшемне дәвам иттерәчәкмен", - ди ул, горурланып.
Бөгелмә механика заводының горурлыгы булган яшь белгеч "WorldSkills Competition - 2019"да катнаша алмаячак. "Мин 22 яшьтән үткән, "картайган" булам шул, чемпионатта 22 яшькә кадәрге эшчеләр генә катнаша ала. Һөнәри осталык чемпионаты Казанда узачагына мин бик шат. Бу - республиканың яшь эшчеләренә үзләрен танытыр өчен менә дигән мөмкинлек. Чемпионатта катнашып, югары билгегә лаек булсаң, эш разрядыңны күтәрәләр, коллектив-
та ихтирамың арта, моны мин үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам.
Сан-Паулуда узган ярышны шәхсән күзәтеп тордым. Безнекеләрнең Париж белән Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләрен узып, беренче урынга чыгуына мин чын күңелдән шат. Бу - безнең Республика лидеры Рөстәм Миңнехановның тырышлыгы нәтиҗәсе. Аның идарәсе вакытында Казан тагын да ямьләнде, матурайды. Хәзер ул Европа шәһәрләреннән ким түгел, хәтта гүзәлрәк тә әле. Универсиада, су уеннары буенча үткән Дөнья чемпионаты - моңа ачык мисал. "WorldSkills Competition - 2019"ның Казанда узуы - зур горурлык, минем өчен генә түгел, ә барлык татарстанлылар өчен дә!" - ди ул, эмоцияләрен яшермичә.
Алексей Чернуха "WorldSkills Com-petition - 2019"да катнашмаса да, бу бәйгене барып күрергә планлаштыра. Аңа алмашка яшь команда киләчәк.
Бөгелмә механика заводында әлеге конкурста катнашу өчен инде әзерлек башланган. Бүгенге көндә биредә 550дән артык яшь белгеч эшли. Аларның 30 процентын инженерлар тәшкил итсә, калганы эшче куллар, бу - фрезеровщиклар, слесарьлар, токарьлар, эретеп ябыштыручылар һ.б. Бөгелмә механика заводы җитәкчелеге сүзләренә караганда, соңгы вакытта эшче һөнәрләргә игътибар һәм хөрмәт арта, дәрәҗәсе дә күтәрелә башлаган. Ә киләчәккә зур планнар корган, Бөгелмә шәһәре һәм районы бюджетын тулыландырып торучы төп предприятиеләрнең берсе өчен бу - зур терәк һәм ышаныч.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса