Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

«Яңарыш» реабилитация үзәге тәрбияләнүчеләре акциядә катнашты

«Яшәү өчен белергә» дигән акция уздырылды

19 нчы май көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» реабилитация үзәгендә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган «Яшәү өчен белергә» дигән акция уздырылды.

Акция кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды, мәгълүмати-профилактик акция уздырылды, аның барышында балалар үз куллары белән ясалган мәгълүмати буклетлар һәм кызыл чәчәкләр таратылды.

Бу акциянең төп бурычы-җәмәгатьчелек игътибарын ВИЧ-инфекция һәм Спид проблемасына җәлеп итү, һәр кешегә бу авыру турында дөрес һәм тулы мәгълүматны җиткерү, үзләрен һәм якыннарын якларга ярдәм итү.

 

Ирина Вдовина, бүлек мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса